18 июльдә Омскида XXVI Федераль Сабантуй узачак. Ул иң масштаблы бәйрәмнәрнең берсе булыр дип көтелә. Бәйрәм алдыннан киләсе елда Томск шәһәрендә узачак XXVII Федераль Сабантуйга әзерлек буенча оештыру комитетының беренче рәсми утырышын үткәрергә карар кылынды.
Бүген Томск өлкәсе Администрациясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Томск өлкәсе губернаторы урыннасарлары Наталья Киселева һәм Степан Михайлов, Томск өлкәсе Мәдәният департаменты башлыгы Лариса Важова, Томск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Алексей Кондратьев, Томск мэры Дмитрий Махиня, Томск һәм Томск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Наил Мәҗитов, Томск шәһәре Татар мәдәнияте үзәге директоры Шамил Халитов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Томск өлкәсе Администрациясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашында зур утырыш үтте.
Утырыш барышында катнашучылар чарага әзерлекнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бәйрәмне уздыруның якынча даталары һәм урыны расланды. Төп этаплардан һәм оештыру моментларыннан торган бәйрәмгә әзерлек буенча юл картасы тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар чараларның якынча программасын карады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев искәрткәнчә, Томск өлкәсе делегациясен Омскида узачак XXVI Федераль Сабантуйда бик көтәләр. Анда шәһәргә бәйрәм эстафетасын тапшырачаклар.


