Казанда XXX «Алтын каләм – Золотое перо» юбилей фестивале тәмамланды: ике җиңүче КФУның бюджетлы урыннарына керү хокукына ия булды.
Бөтен Россиядән һәм Татарстаннан 75 яшь журналист интенсив мәктәпне узды, ә төп бүләккә Яңа Чишмә районыннан Фирүзә Ибраһимова һәм Яшел Үзәннән Яна Гаврилова лаек булды.
Татарстан башкаласында XXX «Алтын каләм – Золотое перо» Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды. Быел күчмә форматтагы программада 75 яшь журналист катнашты. Яшьләр медиа мохитендә, профессионаллар белән бергә эшләделәр. Иң күп гаризалар студентлар медиасы, телевидение, SMM һәм фотожурналистика юнәлешләренә булган.
Оештыручылар Татарстан районнарыннан гына түгел, Архангельск һәм Мәскәүдән дә 130 гариза кабул иткән. Гариза тапшыру кампаниясе 14 майда башланып, 12 июньдә тәмамланды. Беренчел тикшерүдән соң, 114 катнашучы белән онлайн-укыту үткәрелде. Чарада катнашучыларның географиясе республиканың 12 районын, шул исәптән Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Чистай районнарын, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрен тәшкил итә.
«Балаларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтәсем килә — аларның һәркайсы инде терминологияне белә һәм сайланган юнәлешнең нигезләрен бик яхшы аңлый. Мин PR һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешен сайлаган егет-кызлар белән эшләдем, үзләрен инициативалы һәм җаваплы белгечләр буларак күрсәттеләр. Катнашучылар фикер алышуларга актив кушылдылар, кире элемтәгә игътибарлы булдылар, бурычларны дөрес билгеләделәр һәм куелган срокларны үтәделәр. Бигрәк тә аларның командада эшли белүләрен, стандарт булмаган алымнар табуларын һәм проектның барлык этапларында да эшкә профессиональ мөнәсәбәтне саклап калулары уңай күренеш. Үзләштергән белемнәр, практик тәҗрибә һәм шәхси мотивация балаларга сайланган һөнәри өлкәдә уңышлы үсәргә, катлаулы һәм әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәр дип ышанам», — дип сөйләде «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше остазы Инзилә Шакирова.
«Татар телендә басма журналистика» юнәлешендә Гран-прига Яңа Чишмә районыннан Фирүзә Ибраһимова лаек булды. Татар матбугаты юнәлеше остазы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист Рәмис Латыйпов шәхси сәхифәсендә фикерләре белән уртаклашты: «Фирүзә Ибраһимова татар журналистикасында күптән. Аны җиденче сыйныфта укыган чагыннан беләм, «Көмеш кыңгырау» гәзите оештырган Шәүкәт Галиев премиясен алган иде. Хәзер инде Фирүзәнең җиңүләре бик күп. 2 ел рәттән – татар теленнән, 4 ел рәттән әдәбияттан республика призеры. Татар теленнән Халыкара олимпиада призеры. «Илһам» Россиякүләм яшь язучылар бәйгесендә 2, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә «Проза» юнәлешендә 1 урын, узган ел «Алтын каләм» бәйгесендә 1 урынны алды. Татар теленнән БДИ тапшырган азсанлы укучыларыбызның берсе.
Фирүзәне бүген үк яшүсмерләр, яшьләр журналына баш мөхәррир итеп куеп була дип уйлыйм. Узган ел «Алтын каләм»дә баш мөхәррир булган иде, быел ике көн ярымда 16 полосалы ике журнал чыгарды. Татарның бер мәзәк сүзе – «Ичмасам» дип атала ул журнал, аның атамасын Фирүзә уйлап тапты, башисеме, стиль-бизәлеше дә аның идеяләре. Бик символик һәм мәзәк сүз. Ник «Ичмасам» дисәгез, татар матбугаты, татар дөньясы, татар теле турында сүз чыккач, нәкъ менә шул сүзне әйтәсе килеп тора, ә журналның эчтәлеге нәкъ менә шундый. Тәнкыйди-юмористик журнал булып чыкты ул. Фирүзә коллективны да оештыра белә, кирәк чакта кырыс та, кирәк чакта шаян да, мин аңа зур өметләр баглыйм. Ике журнал чыгарудан тыш, «Алтын каләм»нең 30 еллыгын анализлады, тәнкыйди карашлы мәкаләләр язудан курыкмый».
«Рус телендә басма журналистика» юнәлешендә төп бүләкне яулаган Яшел Үзән кызы Яна Гаврилова җиңү аның өчен профессиональ юлда исәпләп китү ноктасы булуын белдерде.
Яна фестиваль турында ике ел элек Яшел Үзәндә «Mediana» журналистика мәктәбе җитәкчесе, үзе дә кайчандыр «Алтын каләм»дә катнашкан Денис Анисимовтан белгән. «Үз-үземә дә, аңа да сүз бирдем: фестивальгә киләм дә гран-при алам. Минем өчен бу аның тарихын тәмамлау, бу җиңүне укытучыма бүләк итү мөмкинлеге булды. Монда катнашкач, журналист булырга теләвемә тагын да ныграк инандым. Мин максат куйдым, зур тырышлык белән әзерләндем — һәм үземне күрсәтә алдым. БДИ балларым яхшы, әлеге бүләктән башка да укырга керә ала идем, ләкин чыннан да журналист буларак өлгергәнемне исбатлау мөһим иде», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Яна.
Яна «Рус телендә басма журналистика» юнәлеше командасы белән журнал әзерли. Дүрт көн эчендә алар 16 һәм 8 полосалы ике сан чыгардылар, һәммәсендә сигезәр материал. Репортажлар, интервьюлар, шаян мәкаләләр — «КалямБур» дип аталган журналда.
«Безнең өчен бу фестивальнең исеме таләп иткәнчә алтын белән язу дигәнне аңлата иде. Без яшьләр трендларын һәм тарихны берләштерергә теләдек — утызынчы, юбилей елы бит. Һәм без булдырдык дип саныйм», — диде ул.
Җиңүченең иң җылы истәлекләре төнге версткалар белән бәйле: «Кайберәүләр иртәнге ашка барган чакта йокларга ята идек, таң атканда күзләребезне көчкә ачып утыра идек, бик тырыштык. Без дуслаштык, һәм нәкъ менә шуңа күрә эшебезнең нәтиҗәсе шәп килеп чыкты — чөнки команда рухы бар иде.
Ике ел элек әйттем: КФУга журналистикага укырга керергә, Татарстанда калырга һәм гран-при алырга телим. Ел буе әзерләндем. Игътибарлылыкны арттыру юнәлешендә эшләгез, төрле басмаларны укыгыз — бу мөмкинлекләрегезне сизелерлек киңәйтәчәк», — дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ассызыклаганча, республиканың барлык районнарыннан килгән яшьләрнең актив катнашуы журналист һөнәренә кызыксынуның артуын раслый. «Фестиваль булачак массакүләм мәгълүмат чаралары профессионаллары өчен чын кадрлар әзерләү урынына әверелә», — диде ул.
«Алтын каләм – Золотое перо» фестивале 1995 елдан бирле үткәрелә. Өч дистә ел эчендә ул яшьләрне журналистика нигезләре белән таныштыру һәм медиа өлкәсендә грамоталылыкны арттыру өчен төп мәйданчык булды. Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа», ТР Журналистлар берлеге һәм мәгариф оешмалары тарафыннан оештырылган. Фестивальне үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Чыганак: belem.ru