tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа ел күчтәнәчләре
Яңа ел күчтәнәчләре

Яңа ел күчтәнәчләре

– Иске Ярмәк мәсҗидендә укучы балаларга  Яңа ел күчтәнәчләрен бирдек, – дип хәбәр итә Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең  имам-хатыйбы  Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим.

– Көз көннәрендә Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә халыктан яшелчәләтә гошер сәдакасын җыйган идек. Зубчаниновка мәсҗидендән күп итеп корбан итләре бирелде. Рәсих хәзрәт Вакказовка зур рәхмәт. Октябрь башында ук мәдрәсәбездә укуларны башлап җибәрдек. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көнне ике төркем өлкәннәр (берсе өйләгә кадәр, икенчесе өйләдән соң) укыйлар. Сишәмбе һәм җомга көнне балалар төркеме белем ала, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә — урта яшьләрдәге халык.

Мәктәп укучылары дәресләр тәмамлангач, турыга мәдрәсәгә укырга киләләр һәм без аларны бушлай ашатабыз. Үзләренә дини китаплар да бүләк иткән идек. Иганәчеләр ярдәме белән — Людмила һәм Әсгать абый Мөхәммәтҗановларның иганәсенә — 25 балага (кайберләре килә алмады) бүләкләр алдык. Шулай ук Самара Җәмигъ мәчете карты — мәрхүм Харис бабай Гиниятуллиның кызы Әлфия апай да акчалата садака биреп, аларны да өләштек.

Барысына да рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Киләсе елда да, кышкы яллардан соң, иншә Аллаһы, мәдрәсәдә дәресләрне дәвам итәргә ниятләп торабыз, — дип сөйли Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*