tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Малыклы районының “Нур” мәчетендә җәйге мөселман лагеры тәмамланды
Яңа Малыклы районының “Нур” мәчетендә җәйге мөселман лагеры тәмамланды

Яңа Малыклы районының “Нур” мәчетендә җәйге мөселман лагеры тәмамланды

Яңа Малыклы районының “Нур” мәчетендә ике атналык  җәйге мөселман лагеры тәмамланды.

Балалар бик теләп мәчеткә килделәр. Алар бергәләшеп белем алдылар, намазлар укыдылар, мавыктыргыч викториналарны чиштеләр. Шулай ук балалар Пәйгамбәребез Мөхәммәд г. в. с. тормышы турында бик кызыксынып тыңладылар. Малайлар һәм кызлар тәхәрәт, госел алу тәртибен дә өйрәнделәр. Бу курсларны оештырып, алып баручы Флюра апа Бахтееваны, Гөлфәния апа Сайфутдинованы балалар бик кызыксынып тыңладылар, ә Гөлфия апа Набиуллина, Суфия апа Сөләйманова, Рузалия апа Балиева балаларны һәр көнне тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Балалар  киләсе елда да киләбез дип вәгъдә иттеләр.

Чыганак: “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*