tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында төзелеш эшләре бар көченә бара
Йолдыз авылында төзелеш эшләре бар көченә бара

Йолдыз авылында төзелеш эшләре бар көченә бара

Бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән йортлар төзелә.

Берешәр йорт төзүне мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте үз өстенә алган. Алар Йолдыз (Эчкен) авылына йорт комплектын җибәрделәр. Әлеге йорт 64 квадрат метрлы һәм агачтан булачак, аның идәннәре, түшәмнәре, электр җиһазлары, тәрәзә-ишекләре комплект белән эшләнелде. Кичә йорт бураларын күтәреп куйганнар. Әлеге йорт Йолдыз авылында яшәүче имамга салына.

Шулай ук “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзеп бирәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*