tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Яр Чаллы шәһәрендә булдылар
Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Яр Чаллы шәһәрендә булдылар

Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Яр Чаллы шәһәрендә булдылар

Актанышның “Бүләк” лагерендә Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен “Тел” сменасы бара. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итә. Лагерьда Эчкен авылыннан 30 укучы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы катнаша.

Бүген, 26 июнь, “Бүләк” лагерендә ял итүче Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Яр Чаллы шәһәрендә булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты балаларны программа нигезендә “КАМАЗ-Мастер” командасы һәм базасы белән таныштырды. «КАМАЗ-мастер» спорт командасы — Россиянең уникаль завод командасы, аңа 1988 елда нигез салына, ул илне дөнья автоспортында лаеклы күрсәтеп килә.

Балалар “Сити-молл” сәүдә үзәгендә булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты киләсе уку елына әзерлек йөзеннән балаларны форма бн тәэмин итте.

Яр Чаллы шәһәренең “Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе буенча укучылар өчен мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Шулай ук Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Яр Чаллы дельфинариендә булдылар.  Балалар хәтерендә якты хисләр мәңгегә калачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*