tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Ола шәһәрендә балалар Сабан туе узды
Йошкар-Ола шәһәрендә балалар Сабан туе узды

Йошкар-Ола шәһәрендә балалар Сабан туе узды

Татар халкының олы бәйрәмнәренең берсе саналган — Сабантуй бәйрәме! Балалар Сабантуе! Сабантуй — барлык халыкларның яратып каршы алган бәйрәме. Татармы син, маримы, русмы, чувашмы, индусмы, казахмы — нинди милләт булсаң да син кунак һәм кирәк.

Республикабызның татар мәдәнияте үзәге директоры Гайсин Ильгис Зәйнелгәрәб улы барлык килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Сабантуй бәйрәмен ачык дип игълан итте. Шулай ук бәйрәм белән котладылар: Чемышев Михаил Валерьевич — Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы, Салимгареев Фәнүс Рифгат улы — мөфти, Россия Үзәк Диния нәзарәтенең Марий Эл Республикасының Мөселманнары төбәк дини идарәсе рәисе. Бәйрәмгә Республикабызның мари мәдәният үзәгендә эшләп килгән «Падыраш» Балалар вокаль-инструменталь ансамбле музыкаль бүләк белән килде.

Бүгенге бәйрәмдә яңгыраган җылы сүзләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр, гармун- гөслә моңнары һәм дә инде берсеннән — берсе мавыктыргыч, кызык уеннар мәйдандагы халыкны битараф калдырмады. Сабантуйның төп бизәге — татар халкының борыннан килгән — Көрәш! Бу бәйгедә төрле яшьтәге егетләребез бил-бау алып көчләрен сынадылар. Сабантуй мәданында 600 дән артык бала катнашты. Алар Йошкар-Ола шәһәренең 6нчы, 14нче, 15нче, 17нче, 21нче урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән, Знаменский урта гомуми белем бирү мәктәбеннән, спорт мәктәбеннән, Республикабызның «Балалар эклогоия-биология үзәге»ннән иделәр.

Чыганак: tatcentr12.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*