tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда бөек шагыйрь М.Җәлилне искә алдылар
Үзбәкстанда бөек шагыйрь М.Җәлилне искә алдылар

Үзбәкстанда бөек шагыйрь М.Җәлилне искә алдылар

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел!
13 февральдә Ташкентта, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре комитетында герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы кичә узды.

Чара татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан оештырылды. Анда Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Ахтареев А. А., Россотрудничество вәкиллеге хезмәткәрләре, Ташкент шәһәренең Татар мәдәни үзәге рәисе Нәбиуллин Р. Х., ТОКПЦ аксакаллар советы рәисе Гыйниятуллин Р. А. , мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, лицей һәм югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, милли мәдәни үзәкләр активистлары, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләре татар, үзбәк, рус, башкорт һәм украин телләрендә яңгырады. Шигырьләрне – шагыйрә Заманова-Мавликаева Флүзә ханым, Девликамова Румия ханым,, Довгун О., Гуляева К, Гайнанова Л., Раянов Д. укыдылар.
Татар композиторларының Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырларын Татарстан Республикасының һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисткасы Ферүзә Халдарова башкарды. Фортепианода Җәмилә Наимова, скрипкада Захро Абдуназарова.

Халык җырларын Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Бикбулатова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйззәтуллина, популяр җырчы Руслан Гайнанов, Мәрьям Бухарова җитәкчелегендә “Изге Нур” фольклор төркеме башкардылар.

М.Җәлил турында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте заказы буенча төзелгән “Приговоренный к бессмертию” документаль фильмы күрсәтелде.
Казанда Муса Җәлил һәм Шәриф Камал музей-йортлары экспозицияләре белән виртуаль танышу булды.

ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Эмил Җәләлетдинов җыелганнарга үзенең видеомөрәҗәгатен юллады һәм «Уткәндә кичергән кайгылар, газаплар…» романсын башкарды.
Үзбәкстанның халык артисты, Яшьләр театры актеры Сагдуллаев Лутфулла Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган “Муса Җәлил” спектаклендә М. Җәлилнең роле турында хатирәләре белән уртаклашты.

Кичә ахырында барлык катнашучылар М.Җәлил шигыренә С. Сәйдәшев иҗат иткән «Җырларым» җырын башкардылар.

Проектның авторы һәм кичәне алып баручы-Ферүзә Халдарова.

Татарстан Республикасының

Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге

                                                                        фотолар: Таһир

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*