tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Зәкят» хәйрия фонды мөселман уку йортларына ярдәм итү өчен онлайн-сервис ясаган
«Зәкят» хәйрия фонды мөселман уку йортларына ярдәм итү өчен онлайн-сервис ясаган

«Зәкят» хәйрия фонды мөселман уку йортларына ярдәм итү өчен онлайн-сервис ясаган

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мөселман уку йортларына ярдәм күрсәтү өчен «Мәдрәсәгә игелек кыл» онлайн-сервисын булдырган. Өч айда 425 мең сум ярдәм җыелган. Бу хакта фонд җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов сөйләде.

«Остазлар һәм шәкертләргә ярдәм итүне дәвам итәбез. Безнең ярдәм күбрәк шәхси характерда иде. Мәсәлән, бер остаз, шәкерт яки аның исеменнән мәдрәсә җитәкчесе безгә мөрәҗәгать итсә, без ул мәсьәләне шәхси формада карый идек. Быел җәй башыннан мәдрәсәләр өчен ярдәм җыюны игълан иттек», – дип сөйләде ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узган түгәрәк өстәлдә.

Җитәкче сүзләренчә, ярдәм җыю 6 июньдә башланган. Фонд сайтында аерым бүлек бар. Анда республиканың 8 мәдрәсәсе һәм 2 югары уку йорты кергән. Сайтта ярдәм күрсәтүнең өч ысулы бар. Ярдәм, сайтта күрсәтелгән уку йортларының исемен күрсәтмичә генә җибәрелсә, ул аерым «уртак янчык»ка җыела.

«Өч айда 425 мең сум акча җыелды, 158 мең сумы – «уртак янчык»та. Киләчәктә мәдрәсә җитәкчеләре белән җыелып хәл итәрбез. Кайсы уку йортына кирәгрәк, шунда юнәлтербез», – диде җитәкче.

266 431 сум билгеле уку йортына күчерелгән. Мәсәлән, «Мөхәммәдия»гә 77 025 сум, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсенә 42 831 сум, Казан ислам университетына 41 119 сум ярдәм җыелган. «Сайтыбыз һәркем өчен ачык. Кайсы уку йортына ничә сум җыелган, барысы да тиененә кадәр барып җитәчәк», – диде Булат хәзрәт Мәрданов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*