tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй көрәшчесе Җәмил Ибраһимов – дөнья чемпионы
Зәй көрәшчесе Җәмил Ибраһимов – дөнья чемпионы

Зәй көрәшчесе Җәмил Ибраһимов – дөнья чемпионы

Бу көннәрдә Байлар Сабасында милли көрәш буенча 17-18 яшьлек көрәшчеләр арасында дөнья чемпионаты ярышлары үтте. Анда Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Зәй егете Җәмил Ибраһимов үз үлчәү авырлыгында чемпион калды. Аның тренеры Айрат Минһаҗев үҗәт спортчы турында һәряктан тырыш, дип билгеләп үтте.
– Җәмил кече яшьтән милли көрәш белән шөгыльләнә. Ул бу җиңүгә әзерлекле килде, – ди тренер.

Җәмил Ибраһимов Зәй районының Пусташит авылыннан. Күптән түгел ул Россия беренчелегендә чираттагы җиңүен яулаган иде. Район Сабантуенда яшүсмерләр һәм 60 кг. га кадәр үлчәүдә өлкәннәр арасында батыр калды. Гомумән, Җәмил Ибраһимов быел мөмкин булган һәртөрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып җиңүләр яулады, Зәй, Татарстан данын күтәрүгә зур өлеш кертте.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*