tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районы Имәнлебаш авылында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап музыкаль кичә оештырылды
Зәй районы Имәнлебаш авылында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап музыкаль кичә оештырылды

Зәй районы Имәнлебаш авылында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап музыкаль кичә оештырылды

28нче гыйнвар көнне Зәй районы Имәнлебаш авылы китапханәсендә районда игълан ителгән Туган як елына, Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап “Илһам алып туган яклардан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Кичәнең төп кунаклары җирле шагыйрәләр Нәкыя Шаһиева, Рәкыя Таҗиева, Диләрә Сафиуллиналар булдылар.

Әдәби-музыкаль кичәгә әдәбиятка, мәдәниятка битараф булмаган төрле яшьтәге китап укучылар, авылдашлар чакырылды. Китапханәдә уткәрелгән чараларның үзәгендә китап тора.

Биредә “Зәй төбәгем – алтын бишегем”, “Илһам алып туган яклардан” китап күргәзмәләре эшләп килә. Аерым игътибар Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев, Мөдәррис Әгъләмов, Гурий Тавлин, Разил Вәлиев, Рухия Ахунҗанова, җирле шагыйрәләребез Зәкия Габдрахимова, Фәридә Сахабиева, Нәкыя Шаһиева, Диләрә Сафиуллина, Рәкыя Таҗиева, Рәзинә Ахуновалар иҗатына  бирелде. Аларның туган якка багышлап язылган әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр укылды.

Кичә Г. Тукайның “Туган авыл” талгын көе астында нәфис сүз белән башланды һәм җыр, уен-көлке, нәфис сүз белән үрелеп барды. Кунаклар авыл тарихы белән таныштылар. Кичәбезнең кунаклары Нәкыя Шаһиева, Рәкыя Таҗиева, Диләрә Сафиуллиналарга аерым сүз бирелде. Алар бәйрәмгә күчтәнәч шигырьләрен, җырларын алып килделәр. Нәкыя апа үзе иҗат иткән “ Әниемнең мамык шәле”, Рәкыя апа “Яратам мин туган ягымны” җырларын күңелләргә үтеп керердәй итеп башкадылар. Гөлнур Гәрәеваның “Туган җиремә” дигән моңлы җыры кичәбезгә ямь өстәде. Нәкыя апа Шаһиеваның «Авылым – Имәнлебаш» җырын бергәләп башкардык. Өлкән яшьтәге, китапханәнең даими китап укучысы Минниса апа Әхмәтҗанова “Туган тел” җырын башкарды.

Күптән түгел арабыздан киткән авылның киң күңелле, җор телле, шигырьләр, мөнәҗәтләр иҗат итүче ак әбисе булган Зәкия апа Габдрахимова иҗаты турында сөйләделәр. Кызы Энҗе Әхмәтҗанова аның шигырь, мөнәҗәтләрен укыды.

Шулай ук Мөдәррис Әгъләмов, Рухия Ахунҗанова, Фәридә Сәхәбиева, Мөнир Талипов, Фәнис Яруллин шигырьләре яңгырады. Кичәдә “ И, туган тел” дип исемләнгән халык авыз иҗаты буенча уен оештырылды.

Бәйрәм кичәсе мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җәүһәр” халык фольклор ансамле башкаруында Рәзинә апа Ахунова иҗат иткән “Имәнлебаш – матур авыл” җыры белән белән тәмамланды. Кичә тәмамлануга бик күп тамашачы оештыручыларга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*