tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җан җылысын өләшеп
Җан җылысын өләшеп

Җан җылысын өләшеп

Ульяновск шәһәренең Засвияжье районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы активистлары СВО – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга җибәрү өчен милли ризыклар – чәкчәк белән бавырсак ясадылар һәм токмач кистеләр.

Өйдә якыннары күңел җылысын биреп пешергән ризыкларны ир-егетләребез аеруча да сагына, юксына бит. Авыр минутларда аларның күңелләрен бераз гына булса да күтәрәсебез, шатлыклы мизгелләр бүләк итәсебез килә, ди “Ак калфак”лылар.

“Илебез иминлеге сагында торучы ир-егетләребезгә милли ризыкларыбызны пешереп берничә тапкыр озаттык инде. Оешмабызның актив әгъзасы Дамирә ханымның ире Шамил Салимзянов белән аралашып торабыз. Солдатларга гигиена әйберләре, дарулар, киемнәр, тушенкалар белән бергә милли ризыклар да җибәрергә тырышабыз. Туган өйләрен, якыннарын сагынган егетләребезгә юаныч булсын иде. Әлеге хәйрия акциясендә катнашкан барлык ханымнарга да рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә”,- ди җирле «Ак калфак» оешмасы рәисе Рузия Хәлимова.

Игелекле ханымнар солдатларга аеруча кирәк булган җылы киемнәр, юрганнар, одеаллар җыя башладылар.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*