tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ”Җәлил укулары” регионара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры узды
”Җәлил укулары” регионара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры узды

”Җәлил укулары” регионара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры узды

2021 елның 13 март көнендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 31 нче мәктәбендә М.Җәлил исемендәге ”Җәлил укулары” дип аталган регионара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры узды. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башкарма комитеты, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар конгресс оешмасы белән берлектә үткәрелде.
Конференция М.Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын популярлаштыру, рухи кыйммәтләрне саклау, укучыларның иҗади һәм фәнни эзләнү эшчәнлеген оештыру формасы буларак оештырыла.
Алты секциягә түбәндәге темалар буенча рус һәм татар телендә эзләнү эшләре кабул ителде:
1. Рәсем сәнгате
2. Тарихның данлы сәхифәләрен барлаганда
3. Сугыш мизгелләре китап хәтерендә
4.Фәнгә беренче адымнар
5. Гаилә ядкаре
6. Туган ягым – мәңгелек мәхаббәтем
Йомгаклау турында Татарстан Республикасы районнарыннан, С.-Петербург, Ульяновск , Новосибирск шәһәрләреннән, Удмуртия Республикасыннан җибәрелгән 200 ләп эш фән кандидатлары, югары категорияле укытучылар, район мәгариф бүлеге методисты, Бөтендөнья татар конгресс оешмасы хезмәткәре һәм шагыйрь Рәфис Корбан тарафыннан бәяләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*