enrutat
Баш бит / 2017 / Октябрь

Архив за месяц: Октябрь 2017

Чебоксарда Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча оештыру комитеты җыелышы узды

Бүген Чуашстанның Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча оештыру комитеты җыелышы узды. Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Дәвам »

Мәскәү шәһәрендә “Мәскәү өлкәсе татарлары” китабын тәкъдим иттеләр

Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәгендә “Мәскәү өлкәсе татарлары” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китапның Мәскәүдәге тәкъдим итү кичәсе өстәмә рәвештә ясалган. "Аны алдан тәкъдим иткән идек инде, китап та Россиянең төрле төбәкләренә таралырга өлгерде. Кичәнең максаты - татарларны гына түгел, ә башка милләт халыкларын да бергә җыю. Монда татарлар да, әзербайҗанлылар да, кырым татарлары да булды. Без моны гади бер тәкъдим итү кебек кенә түгел, ә әдәби-музыкаль кичә буларак оештырдык”, - дип сөйләде Фәрит Мөхтәсәров.

Дәвам »

Наил Шәйхетдиновка багышланган китап тәкъдим ителде

Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты

Дәвам »

Милли кул эшләрен торгызучылар

Тубыл шәһәрендә түбәтәйләр, калфаклар тегүчеләр, чигүчеләр бармак белән генә санарлык: өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Хәмидә апа Урамаева, Фәүрия Ниязова, Гөлшат Нуретдинова, өлкәбездә танылган читекче Шәйдулла Хәмидуллин.

Дәвам »

“Татар теле кайда һәм нәрсәгә кирәк соң ул?” – дигән ахмак сорау биргән буласың…

Мин чеп-чи ТАТАР авылында ТАТАР гаиләсендә туып үстем. ТАТАР бакчасына йөрдем, ТАТАР мәктәбендә белем алдым. 11 ел буе бөтен фәннәрне дә ТАТАРЧА гына укыдым. Урысча иншалар, эсселар язып, Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яуладым. БДИга әзерләнгәндә бернинди репетиторга да йөрмәдем, фәкать үзебезнең укытучылар белән генә әзерләнеп, урыс теленнән БДИны – 88, урыс әдәбиятын 100 баллга тапшырдым. “ТАТАР мәктәбендә укыган башың белән ...

Дәвам »