tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Гомуми мәгълүмат
Гомуми мәгълүмат

Гомуми мәгълүмат

1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыелды. Корылтай эшендә Татарстан, Россия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнашты. Әлеге җыенда Бөтендөнья татар конгрессын, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең төп максатлары дип түбәндәгеләр игълан ителде:

  • Татар халкын берләштерү;
  • Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү;
  • Мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау.

1998 елның апрелендә БТК Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтте һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын алды.

Оешма үзенең эшен Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикалары Конституцияләре, кануннары, кабул ителгән устав, халыкара хокук нормалары нигезендә алып бара, шулай ук демократия, тигезлек, толерантлык, үзидарә принципларына таяна.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы 458 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Россиядә – 311, ә 45 чит илдә 147 татар җәмгыяте белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

Бөтендөнья татар конгрессының җиде корылтае үткәрелде (2018 елда VII чираттан тыш корылтай узды). 2002 елда III корылтай делегатлары белән Россия Президенты В.В.Путин да очрашты. Очрашу барышында милли мәгариф һәм мәдәниятне үстерү, татар телен саклау мәсьәләләре күтәрелде.

Милли үзаңны үстерү һәм татар яшьләрен активлаштыру максатыннан елга ике тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырылып килә, анда бөтен дөньядан меңнән артык делегат катнаша. 2019 елда әлеге форумның IX узды.

Милли мәгарифне саклау һәм үстерү –  мөһим мәсьәлә. Шул нисбәттән Башкарма комитет укытучылар, мәктәпләр белән эшләүгә аерым игътибар бирә.  Фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар оештырыла. Татарстанның  Мәгариф министрлыгы белән берлектә ике тапкыр Татар теле укытучылары һәм этнокультур компоненты булган мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең бөтенрусия колрылтайлары узды. Делегатлар арасында ерак һәм якын чит илләрдән якшәмбе мәктәпләренең татар теле укытучылары да бар иде.

2007 елның сентябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның Фәннәр академиясе оештырган Бөтендөнья татар галимнәре форумы фән дөньясы өчен мөһим вакыйга булды. Казанга Русия, Кытай, Япония, Румыния, АКШ, Төркия, Финляндия һәм башка илләрнең фәнни үзәкләрендә эшләүче  350 галим җыелды.  Ә 2011 елда уздырылган икенче форумга дөньяның 28 иленнән 230 галим килде.

Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Русия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар яшьләрен Татарстан Республикасы югары уку йортларында укыту программасын тормышка ашыруда актив катнаша.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Татар гаиләсе” Бөтенрусия иҗтимагый фонды,  “Татарча көрәш” федерациясе, “Россиянең татар авыллары” оешмасы, “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика оешмасы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе – болар барысы да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче иҗтимагый оешмалар.

Бүген төбәкләрдә татар мәдәниятен үстерү, телне саклау эшенә татар эшмәкәрләрен җәлеп итү мөһим. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар эшмәкәрләре белән дә хезмәттәшлек итә. Түгәрәк өстәлләр, форумнар оештырыла. 2012 елның мартыннан уздырыла башлаган  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены әнә шуның ачык мисалы.

Шул рәвешле Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы һәм татар милләтенең абруен күтәрү, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне тотрыкландыру эшенә зур өлеш кертә.