tatruen

Архив за день: 04.12.2017

Татар конгрессы хезмәткәрләрен котлыйбыз

29 ноябрь көне Бөтендөнья татар конгрессы киңәйтелгән утырышының пленар өлешендә татар конгрессының рәсми сайты редактор-модераторы Әлфия Миңнуллинага ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров, Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге баш референты Гөлназ Нигъмәтуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Люция Кутузова бүләкләнделәр. Конгресс хезмәткәрләренә әлеге дәрәҗәле бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.  30 ноябрь көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиеваны һәм Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Илдар Мингәрәевне Рәхмәт сүзе белән бүләкләде.  Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләрен әлеге уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Дәвам »