enrutat

Архив за день: 26.12.2017

Төркиядә Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең мәдәни кыйммәтләре яктыртылган китап дөнья күрде

Быел татар әдәбияты классигы, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды. Шул җәһәттән Төркиянең Карс шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Арча кызы булган Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.

Дәвам »

Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Быелгы премия лауреатлары: РУСЛАН ВАХИТОВ - театр сәнгатендәге казанышлары һәм Туймазы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен. РӘФИКЪ КАЮМОВ - театр сәнгатендәге казанышлары һәм Яр Чаллы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен. АЙДАР ҖАББАРОВ - иҗат дебюты - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Агыла да болыт агыла...» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектаклен куйганы өчен.

Дәвам »