tatruen

Архив за день: 06.02.2018

Чыңгыз Айтматов улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды

Бүген 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда,  Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында  яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

Дәвам »

Диния нәзарәте делегациясе Мәккәдә Татарстан иминлеге өчен дога кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында Мәккәгә килеп җитте. 

Дәвам »

Чынгыз Айтматов турында кино төшерергә килгән Кыргызстан делегациясе – Кукмарада

Мөхтәрәм кунакларны һәм аларны озатып йөрүче Конгресс вәкилләрен Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина каршы алды.

Дәвам »

Татарстанга Чыңгыз Айтматов турында кино төшерергә Кыргызстан делегациясе килде

Татарстанга  язучы  Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Казан Халыкара аэропортында кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат  Закиров, җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар конгрессының чит илләр белән эшләү комитеты мөдире Ленара Кутеева каршы алдылар.

Дәвам »

Татар теле алдынгылары Казанда бәйге тота

Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән килгән 100 дән артык мәктәп укучысы татар  теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада сынауларын үтә. Алар дүшәмбе көнне күренекле  татар шагыйрьләре белән очраштылар.

Дәвам »

Брюссельдә татар мәдәнияте көннәре үткәрелде

Милләттәшләр һәм Бельгиядә яшәүче төп халык өчен татарның милли орнаменты белән танышу үзенә күрә тарихка экскурс, татар халкының бай рухи дөньясын аңлауга адым булды.

Дәвам »