tatruen
Баш бит / 2018 / Май

Архив за месяц: Май 2018

Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) "Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде.

Дәвам »

«Халкым минем» газетасының май саны дөнья күрде

Укучыларыбыз журналист Рәшит Минһаҗның төбәк тарихын өйрәнүче, язучы, күптән түгел генә “Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем” китабын укучыларга тәкъдим иткән Вячеслав Данилов белән әңгәмәсен, Илдар Даутовның танылган композитор Солтан Габәши турындагы истәлекләрен туплаган, аның хатларыннан өзекләр тәкъдим итеп язылган мавыктыргыч язмасын укый алачак.

Дәвам »

«Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык»

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2018 елның 1 июнендә «Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык» темасына фәнни-гамәли конференция үткәрә.

Дәвам »

Татарстан мөфтие “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру барышы буенча киңәшмә үткәрде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казанда кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә эшче төркем киңәшмәсе узды.

Дәвам »

Башкортстан язучылары татар әдипләре белән бергә изгелек эстафетасына чыкты

Башкортстан Язучылары берлеге игълан иткән “Рамазан – изгелек эстафетасы” мәрхәмәтлелек акциясенә Уфадагы татар әдипләре дә кушылды.

Дәвам »

Бүген Хәния Фәрхигә 58 яшь тулган булыр иде

Бүген танылган эстрада җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхигә 58 яшь тулган булыр иде. Халкыбызның кадерле һәм яраткан җырчысының якты истәлеге булып Бөтендөнья татар конгрессы архивы фондында Хәния Фәрхи белән эшләнгән ике видеоязма саклана. Сезнең хозурыгызга 2014 елда төшерелгән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Дәвам »