enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Кеше хокуклары

Рубрика: Кеше хокуклары

РФ иҗтимагый палатасында җәмгыятьтә дин оешмалары урыны турында фикер алышалар

20 ноябрьдә Мәскәүдә Россия иҗтимагый палатасында "Дини оешмаларның җәмгыятьтәге милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау, яшьләргә тиешле тәрбия бирүдәге урыны" исемендәге конференция эше башланды.

Дәвам »

Гаепсездән гаепле каһарманнарны халык онытмый

30 нчы октябрь - Сәяси золым корбаннарын искә алу көне. Бу дата – барыбызга да илебез тарихында булган фаҗигале хәлләрне искә төшерү көне. Миллионлаган совет кешесе, шул исәптән, безнең якташларыбыз һәм милләттәшләребез дә, сөргеннәрне һәм лагерьләрне үтеп, тоталитар системаның корбаннары булдылар.

Дәвам »

Кайтучыларның алтын туе Казанда үтте

Шимбә көнне, 26 июльдә Казанның Самосырово бистәсендә бик үзенчәлекле гаилә бәйрәме үтте. 75 яшьлек Рифкатү һәм Фәһимә   Мәһдиевларның бергә тормыш коруына ярты гасыр гомер  үткән. Өр-яңа салынган йортта узган бу туйга Ташкенттан, Хабаровскидан, Башкортостаннан,  Норлаттан,  Мәскәүдән килгән кардәшләр Фәһимә апа белән Рифкать агай кебек бәхетле парны күреп шатландылар. Казан турында уйлап, аның белән сокланып, аны күрергә хыялланып яшәүчеләр өчен ...

Дәвам »

1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне

Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә. БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте. Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем ...

Дәвам »

КФУ галимнәре Истанбулда

Май аеның соңгы көннәрендә,  Казан федераль университетының Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты телевидение тапшырулары әзерләү һәм тапшыру кафедрасы галимнәре Истанбулда булып киттеләр. Алар Истанбул университетының коммуникация факультеты җитәкчелеге чакыруы буенча килде. Татарстан кунаклары әлеге уку йортының радио, телевидение һәм кино сәнгате бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. Студентларның телетапшырулар әзерләү студиясендә булдылар, яңа технологияләр һәм заманча мөмкинлекләр белән бәйле мәгълүмат тупладылар. Шулай ...

Дәвам »

Гасырлар буе көтелгән вакыйга

26 майда Казанда БТК Башкарма комитеты бинасында тарихи вакыйга булды. Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров ике халыкның гомуммилли оешмаларының үзара хезмәттәшлеге турында шартнамәгә кул куйды.

Дәвам »

Зинура Миникеева: «Татарстандагы татулыкны Киевка алып кайтып таратыр идем»

Если бы была такая возможность, я бы в кувшин набрала бы с Татарстана чувство уважения, терпимости и выпустила бы как волшебного джина в Киеве. Тогда пришел бы мир на многострадальному народу Украины.

Дәвам »

Флора Вафина Халыкара хатын-кызлар конгрессында чыгыш ясаячак

Танылган автор-башкаручы Флора Вафина Халыкара хатын-кызлар конгрессында чыгыш ясарга чакырылган. Әлеге чара бүген Мәскәүдә журналистларның үзәк йортында узачак. Флора үзе язган «Россия хатын-кызлары» җырын башкарачак. Белешмә өчен: «XXI гасыр хатын-кызының имиджы:  карьера, гаилә һәм балалар» Халыкара хатын-кызлар конгрессы Мәскәүдә 12 мартта уза. Оештыручылар:  «Халыкара хатын-кызлар конгрессы» Гражданнар җәмгыятен үстерү фонды һәм «Имиджелогии академиясе».

Дәвам »