Екатеринбургта узган “Шома бас” регионнара ачык татар биюләре бәйгесендә Тубылның “Мирас”, “Дуслык” бию төркемнәре катнашып призлы урыннар яулап кайттылар. Ансамбльләрнең җитәкчесе Мөнәвәрә Вәлиҗан кызы Андрущик бәйге турында тәэсирләре белән уртаклашты. «Бәйге матур, оешкан рәвештә үтте. Талантлы катнашучыларның иҗади чыгышларын зур экраннан кызыксынып карадык. Мин Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Мирас” ансамбле башкаруында “Татар вальсы”н, Балалар иҗаты йортында иҗат итүче “Дуслык” ансамбле башкаруында “Чабата” биюен видеога төшереп бәйгегә җибәрдем. Безнең биючеләр уңышлы икенче турга үттеләр. 21 нче ноябрьдә икенче турга үткән биюләрне бәйгедә катнашучылар карадылар, тәкъдимнәр, искәрмәләр, теләкләр әйтелде. Һәр ансамбльдән ике биюче белән без Екатеринбургта узган мастер-класста, аннары җиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштык.

Беренче урын лауреат дипломы һәм 40000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән “Мирас” ансамблен һәм өченче урын лауреат дипломы, 15000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән “Дуслык” бию ансамбльләрен, аларның җитәкчеләре М.В.Андрущикны җиңү дипломнары белән котлыйбыз. Онлайн форматта узган гала –концертны, анда чыгыш ясаган биючеләребезне карап сокланабыз. Халкыбызның затлылыгын, нәфислеген, кыюлыгын, милли үзенчәлеген, сафлыгын һәм тыйнаклыгын да биюләрендә чагылдыра алган хөрмәтле, талантлы биючеләребезгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Римма Умитбаева