enrutat
Главная / О конгрессе татар / Общественные организации при ВКТ / Республиканская общественная организация татарских женщин “Ак калфак”
Республиканская общественная организация татарских женщин “Ак калфак”

Республиканская общественная организация татарских женщин “Ак калфак”

Всемирная общественная организация татарских женщин «Ак калфак» создана в 1990 году.

Целью создания данной организации является широкое участие в определении государственной политики по улучшению жизни женщин, семьи и детей; разработка предложений и помощь государству по разрешению наиболее острых проблем, касающихся женщин, в частности женской безработицы; охраны материнства и детства; поддержки многодетных семей; повышение  роли  женщин  в мировом  экономическом  и  политическом процессах; консолидация татарской нации путем сохранения национальной семьи, сохранения и развития языка, обычаев.

Организация ведет определенную работу по сохранению национальной самобытности; возрождению обрядов и обычаев; уважительное отношение к родному языку; по оказанию помощи в становлении татарских школ, гимназий; содействует открытию курсов и мастер–классов по шитью и вышиванию атрибутики национальной одежды, татарской национальной кухни; принимает активное участие в разработке законодательных актов о социальной и правовой защите материнства, детства и отцовства ит.д.

Наиболее значимым мероприятием, организованным и проведенным организацией «Ак калфак» являются: Всероссийский форум женщин «Женщины в ХХI веке: семья и общество», II Всемирный форум татарских женщин.

 Всероссийский Форум татарских женщин «Жещины в XXI веке: семья и общество»

13 сентября 2007 года Исполком Всемирного конгресса татар и Всемирная общественная организация татарских женщин «Ак калфак» провели Всероссийский форум женщин: «Жещины в XXI веке: семья и общество», посвященный 90–летию I съезда мусульманок России. На форуме были рассмотрены и обсуждены положение женщины в современном обществе, ее роль в сохранении и развитии национальной культуры и общечеловеческих ценностей.

На форуме с приветственным словом выступил председатель Исполкома Всемирного конгресса татар Ринат Закиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Хатын-кызлар форумына саләмләү сүзе

13 сентябрь 2007 ел.

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Мөхтәрәм остабикә абыстайларыбыз, мөгаллимә ханымнар
һәм укучы туташлар! Газиз мөслимә кардәшләр!

 Сез беләсез, халкыбызның күркәм  гадәтләренең  берсе – хатын-кызларга  зур ихтирам  күрсәтү, аларның урынын тиешле биеклеккә күтәрү. Ә инде гаилә, бала, әхлак мәсьәләләренә  килгәндә, сезгә тиңдәш юк. Юкка гына  ислам динендә “җәннәт аналар аягы  астында” дип әйтелмәгән.

Заманында патшабикә булып тирән эз калдырган  Сөембикә дә,  милләтнең  хокук-мәнфәгатьләрен яклап Себер киткән Бубилар да,  Ватан сугышында каһарманлык күрсәткән Сыртлановалар һәм башка бик күп асыл затлар  да, татар хатын-кызларының җәмгыятебездә нинди урын тотканнарын  ачык күрсәтә.

Халкыбызның горурлыгы булган  мәгърифәткә килгәндә, бу бик мөһим  тармак та  хатын-кызларыбыз җилкәсендә торган һәм тора.  ХIХ йөз башында татарның этнографиясен  тирәнтен өйрәнгән  атаклы галим Карл Фукс хатын-кызларыбызның гыйлемле, әхлаклы, чиста булуларын, кул эшләренә осталыкларын  аеруча билгеләп үтә. Меңләгән  татар хатын-кызларының язмышы бигрәк тә ХIХ йөздән ХХнче гасырга күчкәндә милләтнең  тәрәккыятенә, мәгърифәтенң һәм азатлык көрәшенә бәйле булган. Совет пропагандасы элеккеге  чорларда хатын-кызларыбыз караңгы,  надан, изелгән дип күрсәтергә тырышсалар да,  чынлыкта исә хәлләр башкачарак торган. Патша хакимиятләренең һәрьяктан кысуларына  карамастан, Русия мөслимәләре Сорбонналарга  барып җиткәннәр.  Мәсәлән, 1913 елда бик яхшы билгеләргә ошбу уку йортын тәђмамлаган Сара  Шакулова, Русиягә кайткач шәһадәтнамәсен раслар өчен ике ел эчендә 25 имтихан тотарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә  Петербург  һәм Мәскәү университетлары галимнәрен  таң калдырып ул гыйльми дәрәҗәсен раслый алган.

Мәгълүм ки, ХХ йөз башында милли азатлык  көрәше нигездә мәгариф  өлкәсендә һәм байрагы астында  барган. Һәм бу көрәшнең алгы сафларында кыю вә  гаярь хатын-кызларыбыз булган. Йөзләгән мөслимәләрне укытып, шәһадатнамә биреп  чыгарган атаклы Иж-Буби мәдрәсәсе һәм башка җәдиди мәктәпләр  ябыла башлагач, танылган милләт хадиме Садри Максуди Думадагы бер  чыгышында болай дип чаң суга: “Без гомуми  Русия халкы күрә торган кысынкылардан башка, фәкать  мөселманнарга гына тарафланган махсус кысынкылар  күрәбез… Безнең мәктәпләребезне, әдәбиятыбызны һәм безнең иң әүвәл дөнья вә галәм илә таныткан вә без кечкенә  вакыттан ук анабыз сөйләшкән телне кыса башладылар”. Җәмәгать, бу сүзләр бүгенге вазгыятькә дә туры килә  түгелме? Кызганыч, әмма безгә дә, шул исәптән  Бөтендөнья татар конгрессына да шушындый ук  мәсьәләләрне ил җитәкчеләре алдында янә күтәрергә,  чаң сугырга туры килә.

Бүгенге чыгышымда тагын бер тарихи вакыйга турында үйтеп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Сез беләсез, 1917 елның февраль революциясеннән соң  татар дөньясы искиткеч көчле вә күләмле күтәрелеш кичерә.  Һәм бу күтәрелешнең алгы сафларында янә хатын-кызларыбыз бара. Ул чорда Казанда I Бөтенрусия мөслимәләр корылтае җыела һәм мөһим карарлар кабул итә. Шул карарлар нигезендә татар хатын–кызлары ислам дөньясында беренчеләрдән булып сайлау хокукына ирешә. 1917 елның ноябрендә Милләт Мәҗлесенә узган сайлауларда актив катнашып, мөслимәлђр татарның беренче парламентына да узалар. Ә Мөхлисә Бубый ислам дөньясында хатын–кызлардан беренче казый булып сайлана.

Мөхтәрәм җәмәгать! Чыгышымның ахырында Бөтендљнья татар конгрессы турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә.

Быел аның оешуына 15 ел тулды. Уйлап карасаң, бу шактый мөһим дата, чөнки дәүләтебезне югалтканнан соң беренче тапкыр бөтен дөньяда яшәгән татар халкын барлау, җыю, берләштерү, аның киләчәген кайгырту максатыннан махсус халыкара структура төзелде, һәм ул уңышлы гына эшләп килә. Сез беләсез, дөньяга сибелгән миллионлаган татарның тормышы күпкырлы һәм, кем әйтмешли, төрле казаннарда кайный. Монда яшьләр хәрәкәте дә, мәгърифәт һәм мәдәният эшчәнлеге дә, дини тормыш та, эшкуарлар да, милләт зыялылары да, мәгълүмат чаралары да һәм башкалар да бар. Әмма үзебезнең эшебездә без хатын–кызлар хәрәкәтенә аеруча игътибар бирәбез. Чљнки милләтнең киләчәге, беренче нәүбәђттә, гаилә тормышына бәйле, халкыбыз әйтмешли, “оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Бүгенге форум да шушы эшчәнлекнең күркәм бер чагылышы. Ошбу җәһәттән форумны уздыручы оешмалар турында да әйтеп китәсем килә. Алар арасында безнең белән кулга–кул тотынып эшләүче “Ак калфак” (Камәрия Хәмидуллина), Татарстан Мөслимәләр берлеге (Наилә Җиһаншина), Татарстан хатын–кызларының “Мөслимә” оешмасы (җитәкчесе тынгысыз Әлмирә Әдиятуллина) бар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында төзелгән “Татар гаиләсе” фонды да инде шактый игелекле эшләр башкарып өлгерде.

Әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты нигездә ирләрдән генә торса да, анда ун ирне алыштырырга сәләтле Фәүзия Бәйрәмова кебек гаярь, тынгы белмәс хатын–кызларыбыз да бар.

Сөекле ханымнар вә туташлар! Хатын-кызларыбызның тормышыбыздагы  тоткан урынын  билгеләп, без сезне  тикмәгә генә ил күрке дип бәяләмибез. Киләчәктә дә шушы олы исемгә лаек булып  безне горурландырып, дәртләндереп  яшәсәгез иде!

 

II Всемирный форум татарских женщин.

15–17 мая 2014 года Исполком Всемирного конгресса татар и Общественная организация татарских женщин при конгрессе “Ак калфак” провели II Всемирный Форум татарских женщин.

Во II Всемирном форуме татарcких женщин приняли участие более 500 делегатов и гостей, в том числе 60 делегатов из Республики Татарстан, 250 –  из регионов Российской Федерации, 95 делегата – из стран ближнего и дальнего зарубежья, около 100 почетных гостей. В форуме также приняла участие делегация из Крыма.

В работе форума принял участие председатель Государственного Совета Республики Татарстан Фарид Мухаметшин.

В программе форума: участие в пленарном заседании;  посещение  и ознакомление системой образования и воспитания учащихся в  татарских школах, гимназиях и лицеях–интернатах Казани; экскурсия в музей – заповедник “Казанский Кремль”; просмотр спектакля Р.Зайдуллы “Үлеп яратты”в ТГАТ имени Г.Камала; участие в торжественном вечере, посвященный 100–летию журнала “Сөембикә”. Отрадно то, что 80% участников были в национальных костюмах.

В ходе Форума были обсуждены вопросы сохранения родного языка, воспитания детей в семье, соблюдение обычаев и традиций, положение и роль женщины в современном обществе и т.п., а также обмен опытом работы.

По окончании форума была принята резолюция и создан Совет.

Выступление руководителя Бюро Всемирного форума татарских женщин, председателя Всемирной общественной организации татарских женщин “Ак калфак”, кандидата филологических наук Кадрии Идрисовой

Хатын-кыз иңнәрендә – милләт язмышы….

Хатын-кызның язмышы ил, милләт язмышы белән тәңгәл килеп бара. Чыннан да, хатын-кызы бәхетле булган дәүләт үсештә була. Хатын-кызы ирекле булган җәмгыять алга китә. Миңа калса, татар халкы күтәрелеш, яңарыш чорлары да кичерде. Беренче Яңарыш – Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгының күтәрелеш чорына туры килсә, XIX йөз азагында – XX гасыр башында мәйданга чыккан татар хатын-кызының икенче Яңарыш хәрәкәте башлана. Гаяз Исхакый фикеренчә, белемле хатын-кыз милләтнең мәгънәви-әхлакый күтәрелешенә, алгарышына, яңарышына хезмәт итә (Г.Исхакый. 5 том, “Татар кызы” повесте, 197 б.).

Бу чорда Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәвәмигуль-кәлим шәрхе” китабы дөнья күрә. Галим бу хезмәтендә милли традицияләрне саклау мәсьәләсен күтәрә. Ризаэддин хәзрәт фикеренчә, тарихи-мәдәни-дини җәүһәрләрне сакларга омтылу җәмгыять үсеше өчен бик мөһим. Бүген дә бу китап безне таң калдыра! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу китап безнең өчен рухи җитәкче булырга һәм өстәл китабына әверелергә тиеш. Әлеге хезмәт басылуга 2016 елда 100 ел була!

Шулай ук, бу чорда күренекле мәгърифәтче һәм ислам тарихында бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйның шөһрәте бөтен Русиягә таныла.

Мөхлисә Бубыйның бертуганы Габдулла Бубый Кытайның Голҗа каласында кызларга аң-белем, тәрбия бирүдә бәһасез хезмәт куя. Аның: “Иң элек кызларны укытабыз. Гаиләдә беренче укытучы — әни булыр”, — дигән алтынга тиң сүзләре Пекин дәүләт музеенда һаман да саклана.

1917 елда хатын-кызга ирек игълан ителүе дә шушы чорга туры килә.

Ике инкыйлаб арасында хатын-кызларны берләштерү-оештыруда тагын бер яңалыкка игътибар итик. Хатын-кызлар өчен яңа журнал чыга башлый. Бу вакыйганы татар җәмәгатьчелегенең хатын-кыз мәсьәләләренә игътибары артуы һәм хатын-кызларыбызның активлаша башлавы дип атарга кирәктер. “Сөембикә” журналын 1913 елда Якуб һәм Әсма Хәлилиләр чыгара башлыйлар.

1912-1917 елларда җитмештән артык хатын-кызлар (мөслимә) җәмгыятьләре оеша.

Өченче күтәрелеш – XX гасыр азагында тел, дин, калфаклар кайту, Кол Шәриф мәчетен һәм Болгарны яңадан кайтару – бу безнең Яңарышыбыз. Күрегез, соңгы елларда чал тарихыбызда тирән эз калдырган батыр йөрәкле мәшһүр хатын-кызларыбызның гыйбрәтле язмышы турында күпме сәхнә әсәрләре иҗат ителде! Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сәхнәләштерелгән Ркаил Зәйдулланың — “Үлеп яратты”, Кәрим Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрында Мәдинә Маликованың “Соңгы риваять” спектакльләренең дөнья күрүе – болар барысы да үткәнебезгә битараф булмавыбызның һәм асылыбызга кайтуыбызның ачык мисалы булып тора.

Безнең алда зур бурычлар тора. Безнең яшәешебез Яңарыш чорына туры килгән икән, ул үз ягыннан безгә зур бурычлар да йөкли. Без – социализм чоры балаларының варислары. Дөресен әйтергә кирәк, милләтебезнең мәгънәле, әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылмаган. Бу яктан буыннар чылбырының мәгънәви яклары, буыннардан-буыннарга тапшырылып барыласы бүләкләр тәмам югалды дисәк тә, һич тә арттыру булмас.

Әгәр гәүдәбездәге кайсы гына әгъзабызны авырттырсак та, җан әрнүе кичерәбез. Шуның кебек бүгенге татар милләтенең, хатын-кыз гамәлләренең кайсы гына өлкәсенә килеп кагылсак та, сискәнерлек, йөрәгебезне өшетерлек хәлләргә тап булабыз. Әйдәгез бергәләп уйланырлык мисалларга тукталыйк.

Безнең гореф-гадәтләребез генә түгел, ә физиологиябез, безнең халыкны юк итүче, милләт булудан туктатучы алымнарны барлыйк:

1. Яшьләрнең яр сайлавы.

Татар ир-атларына үз кызларыбызны бәяли белү җитми. Күп уңган татар кызлары чит милләт егетләренә тормышка чыга. Бу урында ике милләтнең мәхәббәт җимешләре – балаларының ачыргалануын, җан авазын сезгә дә җиткерәсе килә.

Күптән түгел Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә күренекле драматург, депутат Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе узды. Әлеге конференциядә меңгә якын татар баласы катнашты. Тукай районы Кнәз урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Федорова Олеся Олег кызы юллаган бер карашка гади генә язылган шигырьдә милләтебезнең зур фаҗигасе сурәтләнә:

1. Әнием минем татар,
Әтием минем урыс.
Әни әйтә татарны ярат,
Әти әйтә урысны ярат.

2. Утырам шулай аптырап,
Ай белән тәрегә карап.
Китәләр чәчемнән сыйпап,
Һич булмый гына сайлап.

Хәзерге көндә, гомумән, милләтебезгә хас булмаган, бөтенләй ят күренешләрнең шаһитларына әйләнеп барабыз. Кыз белән егет очрашып йөри дә, берни булмагандай бергә яши башлыйлар. Һәм аны зур итеп “гражданский брак” белән яшибез дип белдерәләр. Нәрсә бу: бозыклыкмы, кемгәдер иярүме?! Кызларыбыз да, егетләребез дә дәүләти яктан да, дөньяви-дини яктан да якланган булырга тиешләр. Никах та укылырга, ЗАГС (язылышу) да булырга тиеш!

2. Мәҗбүри тудырылган бала – баланы ярып алу.

Һәрберебез яхшы аңлый. Аллаһ тарафыннан һәр баланың табигый туу вакыты билгеле һәм 80 елларда бер кесерев кисеме белән тудырылган бала булса, бөтен тирә-яктагы халык хафага төшә иде. Ә хәзер яшь ана махсус алдан ук чиратка язылып куя, билгеләнгән көнне баланы ярып алалар.

Узган ел өч бәби йортларында уздырылган сораштырулар шуны күрсәтә:

  • беренчесендә – 32 %;
  • икенчесендә – 37 %;
  • өченчесендә 42 % бала ярып алынган.

Бу саннар Татарстанда гына дип уйлап утыручылар бик тә ялгыша. Кая гына барма шундый ук хәлгә тап буласың, ә Төркиядә бу мәсьәләдә хәлләр тагын да аянычрак.

Бәби тугач, билгеле, имезергә китерәләр. Ә күкрәк сөтен берни дә алыштыра алмый. Микроэлементларга бай булган ана сөтеннән күп сабыйларның мәхрүм калуы бик кызганыч. Хатын-кыз өчен сылу буй-сын да мөһим. Әмма бала хакына кереп, озак имезсәм, күкрәкләрем сәлперәя, дип, Ходай биргән сөтеңне сабый авызыннан өзеп ясалган сылулык?! Бала теләсә, ике яшенә кадәр имезү фарыз дигәнне белмәү гөнаһ кынамы, җинаять бит ул! Белмәгәннән, наданлыгыбыздан да, көн-төн әйләнә торган телетапшырулардан да яманга иярү китте. “Ак калфак” оешмасында “Яшь әни” мәктәбе эзлекле эшләсә, тәҗрибәле белгечләр белән йөкле хатыннар тугыз айга тугыз тапкыр гына очрашсалар да, тәрбияле итеп шул мөһим мизгелләрне аңлатучысы булса, ничек яхшы булыр иде.

Бала табу йортларында бәбиләгән яшь әниләр кендек бавы дигәннән дә хәбәрдар түгел. Ул 3-7 көн эчендә кибеп төшә. Ана белән баланы тугыз ай буе тоташтырып торган җеп бит ул. Безнең әбиләр аны киптереп, баланың бик кадерле нәрсәләре белән бергә төреп куялар иде. Шуларны белүче бармы хәзер? Тәфсилләп аңлатучы, кадерләп җыеп куючы булмагач, кендек бавы да чүплеккә чыга. Аннан аптырыйбыз, нигә ата-анага илтифатсыз, ник итагатьсез, юньсез икән бу бала, дибез. Башта үзебездән, бала хакы дигәннән башлау дөресрәк тә бит… Соң искә төшә.

Бәбинең беренче чәчен алгач, аны үлчи торган булганнар. Әйтик, чәч 10-15 грамм чамасы тарта. Көмешнең граммы 200 сум тора, ди. 10 граммга тапкырлагач, 2000 сум чыга. Шул акчаны иң мохтаҗ кешегә сәдака итеп бирү  тиеш дип саналган. Безнең буын китә, күп йолалар онытыла бара.

Исем кушу – мәгънәле исемнәр кушу. Аллага шөкер, хәзер күп кенә яшьләребез исем кушуга мәгънәви якка игътибар итеп якын киләләр. Исем – ул кешене гомер буена җисеменә тәңгәл килеп, озата бара, кешенең язмышына да йогынты ясый.

Яр сайлау үтә дә нәзберекле эш. Бик күп кызларыбыз еш кына ялгызлыкта гомер кичерәләр. Без бүген картлар йорты дип сөйлибез. Алар Татарстанда – 42! Бу әле башы гына. Чөнки авылларда 30-40лап өйләнмәгән егет гомер кичерә. Ә киләчәктә – картлык көннәрендә алар кем белән яшәр?! Бу мәсьәләдә элекке заманнарда булган димчелекне кайтару бик тә урынлы булыр иде.

Ә хәзер үзебезнең калебебезне, гәүдәбезне бизәп торучы, безне милләт буларак танытучы тышкы билгебез – киемнәребезгә игътибар итик.

Без мөселманның татары. Ә мөселман дине бик күп милләтләрне берләштерә. Шуның белән дә ул бик тә куатле. Ә һәр милләтнең аерым билгесе булу шарт. Тел, кием, гореф–гадәтләр, сәнгать… Безнең, мөселман татарының, үзебезгә генә хас үзенчәлекләре саклансын. Калфаклы, чулпылы хатын-кызларыбыз безнең миләттә генә булган. Алар турында: “Татар хатын-кызларының килгәне әллә каян беленә. Челтер-челтер  килеп аның чулп  ылары зыңлап килә. Борылып карасаң, ул чынлап та татар хатын-кызы була иде”,–дип язып  калдырган Алман галиме Карл Фукс.

Татар хатын-кызларының II Бөтендөнья форумына 500дән артык кеше җыелды. Шунда катнашучыларның 75–80 % үз милли киемнәребездән килгәннәр иде. Аралашу, бер-беребезгә якынаю өчен бу киемнәрнең тәэсире тагы да көчлерәк икәнне без аңладык. Киемнәребезне кимибез, хөрмәтләмибез дигән сүзләр белән кемнәрдәндер гаеп эзләп утыру гына ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә 2014 елның 9–10 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы нигезендә калфак, изү эшләү һәм чигү буенча мастер–класс үткәрдек. Һәр килүче 86 хатын-кызга да материаллар әзерләп куелды. Билгеле мастер-класс эчендә “1000еллык Казан” музеена, рәссамнар күргәзмәсенә сәяхәтләр дә кергән иде. Һәркем теләп һәм күңел нурын җигеп, ясаган эшләнмәләрен киеп, горурланып сүрәткә төшеп кайтып китте.  Хәзер төрле өлкәләрдә үзләре дәресләр үткәреп өйрәтү эшенә керештеләр.

Танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Татар хатыны” шигырендә шундый юллар бар:

Энҗе калфак, көмеш беләзек,
Калын толым, нечкә бил — нәзек.
Тимер тәңкә, чиккән кулъяулык.
Югалмасын, дисәк, шул байлык, —
Саклап калыр бары уяулык.

Нинди гүзәллек! Бу киемнәр безгә әби-бабаларыбыздан калган иң кадерле бүләк. Ә бүләкне кадерләп саклый да белергә кирәк.

Безгә яшь буында патриотик тәрбия – үз милләтебезгә хөрмәт уятырга кирәк. Һөнәр ияләренә карата дөрес караш булырга тиеш. Бер генә мисал. Америка халкы үз көтүчесен – ковбойны зурлый. Аларга багышлап кинолар төшерәләр, әсәрләр иҗат итәләр, хәтта аларның өс киеме булган джинсыны рекламалый торгач, бөтен кеше джинсыга күчте. Ни хикмәт, без балаларга: “Укый алмасаң, әнә, көтүче булырсың”, — дигән сүзләр белән тәрбия кылабыз.

Безнең татар халкы – бик тә сәләтле, һөнәрле халык. Бер-беребезнең хезмәтен күрә, олылый белергә кирәк.

Санкт-Петербург шәһәренә баргач, мин бик тә Эрмитажга керергә яратам. Аеруча сокландырганы – 18 гасырда Екатерина Икенче Франциядән әхлак темасын яктыртып ясалган картиналар кайтарта торган булган. Без дә дөнья рәссамнары арасында бәйге игълан иттек. Әхлак кануннарын чагылдырган, йола-бәйрәмнәрне сурәтләгән картиналар эшләячәкләр. Билгеле, эшләгән кешегә стимул булырга тиеш. Йола-бәйрәмнәр: карга боткасы, сабантуй, сөннәткә утырту, исем азанлату һ.б.

Язучыларыбыз тарафыннан да хатирәләрне яңартып, безне озата килгән әхлак тәрбиясенең төрле мизгелләрен үз эченә алган иҗат бәйгесе өчен нигезләмә төзеп республика районнарында, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезгә тараттык.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы яшьләргә бик зур өметләр баглый. Кызларыбыз бик тә фикерле, кызыксынучан. Без, зурлар, аларны күрә, тыңлый, тотып ала һәм ярдәм итәргә бурычлы. Күптән түгел Татарстан районнары һәм Казан шәһәре мәктәп-гимназияләрендә укучы кызлар белән очрашып кайттым. Күңелне уята торган, тансык очрашулар дип исәплим мин аларны. Кызлар белән уртага салып сөйләшүләребез дәвамлы булды: кабат очрашуны сорадылар. Әти-әнигә дә, укытучыларга, дус кызларга да ачылып бетмәслек уйлар, серләр күп була бит җитү кыз күңелендә. Шуңа күрә “Ак калфак”ның җирле оешмаларында табиблар, юристлар, укытучылар, пешекчеләр, дизайнерлар да булсын. Шулай ук, әлеге очрашулардан укучыларга мәктәпләрдә “Әхлак дәресе” кирәклеген аңладым. Урта буын әле һаман да элекке тәрбия белән яши, ә бит бу заманда яшь буынга хак юл күрсәтүче маяклар бик кирәк. Казан шәһәренең 149 нчы татар телендә белем бирүче лицейның 10 сыйныф укучысы Заһидуллина Илүзә Илгиз кызының язмасына игътибарыгызны юнәлтәсем килә.

“Юк, башкалардан аерылып торырга ярамый шул безнең җәмгыятьтә. Фикереңне, хәттә 150 % дөрес булса да җитәкчеләргә ошамый икән, әйтергә хакың юк.

Күпләр Н.В.Гогольнең “Үле җаннар”ындагы Чичиковны хәтерлидер. Гаҗәеп оста психолог бит! Ә инде  бу урында минем үз милләттәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә. Дустым, бер киңәш бирәм: Чичиков, Плюшкин, Башмачкин кебек геройларны үзеңә үрнәк итеп алма. Чөнки алар үз фикерсез бәндә; ә үз фикерсез кеше – шәхес була алмый. Ул индивидум гына. Каршылыклар белән көрәшә–көрәшә булса да замананың Чацкие булып кал, фикереңне кысалардан арындыр. Үзең бул, ирекле бул”, – ди ул.

Без күпмилләтле җирлекләрдә яшибез. Балаларыбыз, яшьләребез һәрдаим аралашып үсә. Башка милләтләрнең дә хатын-кыз оешмалары булсын иде, бергә аралашып эшләсәк иде. Алай булганда тәрбияви мәсьәләләр яшьләргә тизрәк барып ирешер иде. Безнең яшҗләребез һәр нәрсәне үзләренә кабул итәргә әзер, аларны тукландырып торырга без әлегә әзер түгел. Иң аянычы да шул. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тыйнак булу – матур күренеш. Тик тыйнаклыкның колына әверелү терелгесез чиргә әйләнмәсен. Иң хәтәре күңел өзлегүе – яраткан эшебезгә, туган телебезгә, ана телебезгә хыянәт итмик. Мәктәптәме, эштәме, кеше дигәнең үз эченә йомылмасын, аралашырга, белмәгәнен белергә тырышсын, иҗатка омтылсын, әхлаклы яшәү кануннарын үз итсен – шул чакта гына гомер җимешле булыр.

Һәр кайда бик матур эшләр башланды. Хәзер Татарстанның бөтен районнарында да, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләре – оешмалары эшли.

Һәр җан иясе яктылыкка омтыла. Ә милләтебезнең яктылыгы – милли үзаң дип уйлыйм. Һәм милли үзаңны тәрбияләүдә без үз өлешебезне кертергә бурычлы.

Хөрмәтле хатын–кызларыбыз, милләт аналары! Сезне күз алдыма юыртак атлар буларак китерәм. Йөгәннәрегезне тарткалап, омтылышлы адымнарыгызга комачауламасыннар иде. Изге эшләрегез дәвамлы булсын!

Права женщин в современном мире

Руководитель Бюро Всемирного форума татарских женщин, председатель Всемирной общественной организации  татарских женщин «Ак калфак», кандидат филологических наук Кадрия Идрисова приняла участие и выступила в одной из секций Международной научно-практической конференции «Женщина–мусульманка: права человека в современном мире», приуроченная к 35–летию принятия Конвенции ООН по ликвидации всех форм дискриминации в отношении женщин.

  «Роль общественной организации татарских женщин «Ак калфак» в воспитании национального самосознания у подрастающего поколения».

Всевышний создал человека 21 тысяч лет назад, и с того времени до сегодняшнего дня никто из нас не задавался вопросами «А почему у меня пять пальцев на руке?» или «почему Всевышний Аллах не дал нам две головы?». Никто не жалуется, и никто не знает ответы на вопросы, почему у нас две руки, две ноги, глаза, уши, одна голова, один нос и рот. Каждый из наших внутренних органов несет определенную функцию, и все они важны для полноценного функционирования. Если даже один орган человека повредится, то вред распространится по всему организму, и у нас начнутся отклонения. Сколько бы ни трудились ученые и врачи, делая различные эксперименты, изучая организм человека, они до сих пор не разгадали все тайны человеческого мозга и интеллекта. Во всем мире нет подобия человеку. Мы даже не представляем, какое великое совершенство нам подарено. Раз Всевышний Аллах подарил нам такое богатство, то и мы, в свою очередь,  должны и обязаны стремиться к безукоризненным делам и благим деяниям. И наравне с нашими правами мы должны знать и наши обязанности. Давайте порассуждаем. Перед тем, как приступить к какой-либо работе, мы тщательно всё обдумываем. Например, перед тем, как построить дом, первым делом мы чертим проект, а как мы относимся к дальнейшему продолжению своего рода? Насколько мы задумываемся над этим? Что мы делаем для развития национального самосознания ребенка? Мы задумываемся над этим? Появление самосознания слагается из равноправных ступенек. Изучая самого себя, появляется контроль над собой, и ты становишься адекватным управленцем своего тела и души.

В развитии национального самосознания самым важным элементом является  история, основанная на истине. Поэтому история каждого народа должна быть доказана обусловленными фактами и максимально публиковаться в истинном виде.

Почитание материальных и духовных ценностей и есть глубокое уважение к нации и личностям этого народа. У каждой нации, у каждого общества есть свои способы и приемы существования и процветания, есть свои традиции, своя самобытность и своя особенность.

У каждого народа, исходя из идеала красоты и климатических условий проживания, есть своя одежда, ремесла и этикет поведения за столом. Все эти особенности каждый представитель нации должен передавать из поколения в поколение своим детям. Чем же занимается общество «Ак калфак»? В семье рождается ребенок. Если перевести дословно, у татар есть выражение: «Колыбель младенца — это дверь в большую жизнь». В последние годы усилилось внимание к традициям «Бэби ашы», уделяется большое внимание выбору имени для младенца, то есть обряду имянаречения, также уделяют особое внимание первой стрижке волос и ногтей, тщательно выбирают колыбельные песни для младенца.

К примеру, в детских садиках и яслях Азнакаевкого района дети засыпают под колыбельные песни. Теперь мы занимаемся поиском и сборами колыбельных песен из различных регионов. Наша цель — собрать как можно больше материала, записать их на аудиодиски и раздать детским садам.

Народные песни исполняются представителями нации с любовью и трепетом. В жизни человека народные песни имеют очень важное значение, особенности их очень своеобразны. Одной из наших задач является использование народных песен в школах вместо стандартного звонка, что способствует развитию национального самосознания детей. Такой опыт уже используется в 12-ой гимназии для девочек.

Еще одно направление, которым мы занимаемся, это возрождение бытовых ремесел. К примеру, в Высокогорском и Азнакаевском районах мы проводим праздники сбора земляники и березовых веников для бани. Наш народ с давних времен находится в очень тесных и близких отношениях с природой, а такие мероприятия еще и усиливают любовь к труду. После праздника участники раздавали собранные ягоды  и веники больным и пожилым людям.

Чтобы разбудить национальный дух народа нужно только стремление. Лицо народа показывает его одежда. Мы стремимся возродить национальные элементы татарского костюма. В связи с этим, мы организовали  мастер-классы по вышиванию калфака и изу. С 8 по 9 сентября 2014 года в национальном культурном центре «Казань» собрались  86 представителей прекрасного пола,  которые остались очень довольны от этого мероприятия.

Также на сегодняшний день мы совместными усилиями студентов Казанского Федерального Университета (КФУ) собираем народный фольклор. Свыше 100 детских и молодежных игр уже собраны и обработаны, в скором будущем мы планируем выпустить диски с этими материалами.

2015 год – год литературы. В связи с этим, мы организуем конкурс для татарских писателей и художников под названием «Роль и место татарской женщины в татарском обществе и семье». На следующий, год перед началом III международного форума женщин, Всемирный конгресс татар огласит список победителей этого конкурса, и лучшие произведения татарских писателей и художников будут опубликованы в отдельном сборнике.

Сохранение национальной самобытности, возрождение обрядов и обычаев, уважительное отношение к родному языку, выставки работ умельцев и мастеров являются обязанностями каждой женщины. Мы должны это понимать и воспринимать как долг перед своим народом.

Желаю всем вам душевного спокойствия, семейного счастья, здоровья и благополучия.

Конкурс творческих работ
«Роль женщины в семье и обществе»

В сентябре 2014 года Исполком Всемирного конгресса татар и Союз писателей Республики Татарстан объявили конкурс творческих работ «Роль женщины в семье и обществе».

 “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан итәләр.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары.

Татар хатын–кызының гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру – бәйгенең төп максаты.

Бәйгенең төп юнәлешләре.

  • татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;
  • үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
  • бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү һәм аларны бәяләү;
  • аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлаган матур үрнәкләр.

Үткәрү шартлары.

Бәйгегә хикәя, очерк, эссе жанрдагы әсәрләр кабул ителә.

Бәйгедә Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Әсәрләрнең татар телендә булуы мәҗбүри.

Конкурс 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның 1 мартына кадәр уза:

  • эшләр кабул итү – 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның 20 гыйнварына кадәр;
  • жюри эше, җиңүчеләрне билгеләү – 2015 елның 21 гыйнварыннан 1 мартка кадәр.

Бәйге өчен Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җаваплы.

Әсәрләр 14 нче кегель белән (юллар арасы – 1.5), “Word” программасында җыелырга, 10 биттән артмаска тиеш. Иҗат эшләре бары тик электрон вариантта кабул ителә.

Бер автордан моңарчы беркайда да басылмаган ике генә әсәр кабул ителә. Тапшырылган эшләргә бәйгедә катанашу өчен гариза һәм автор турында кыскача мәгълүмат өстәлә.

Таләпләргә туры килмәгән иҗат эшләре бәйгедә катнаша алмый.

Әсәрләр заказлы бандероль белән җибәрелә яки авторның шәхсән үзе тарафыннан кабул итү коммисиясенә тапшырыла.

Жюри составына Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, журналистлар керә. Жюри әгъзалары конкурста катнашмый.

Иң яхшы дип табылган әсәрләр махсус җыентыкта басылып чыгачак.

Бүләкләү.

Җиңүчеләр Бөтендөнья татар хатын–кызларының чираттагы III форумында бүләкләнәчәк.

1 нче урын өчен – 50 мең сум;

2 нче урын өчен – 40 мең сум;

3 нче урын өчен – 30 мең сум.

Оештыру комитеты

Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: 420111, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 309 бүлмә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” оешмасы

e-mail: ak.kalfak@mail.ru

Элемтә өчен телефоннар:

+7(987)2912428

+7(843)2997717

+7(937)6151309

Устав: pol_ak_kalfak.pdf

Фотографии

Контактные данные

Председатель — Идрисова Кадрия Раесовна.