tatruen
Баш бит / Архив по тегу Нәҗибә Ихсанова

Архив по тегу Нәҗибә Ихсанова

Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар

20 майда Татарстанның Чистай шәһәрендә (борынгы исеме – Юкәтау) җирле халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен күрсәтте. Тамаша “Чистай” мәдәни үзәктә үтте. Спектакль алдыннан тамашачыларны Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Чистай татар халык театры җитәкчесе Рәфыйк Әхмәтов сәламләделәр. Спектакльгә Туфан Миңнуллинның хатыны Татарстанның һәм Россиянең халык ...

Дәвам »

Уфада Туфан Миңнуллин әсәрен яңача укыдылар

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күптән түгел татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча куелган “Мин – хатын-кыз” спектакле премьерасы үтте. Яшь режиссер Илсур Казакбаев билгеле әсәрне нигез итеп алып үзенчәлекле һәм кызыклы тамаша әзерләгән. Яшь буын артистлар белән бергә спектакльдә Гафури театрының танылган, татар тамашачысы күңелен күптән яулаган Илсөяр Газетдинова, Гүзәл Маликова, Сара Буранбаева, ...

Дәвам »

Туфан әсәрләре уйнатты да, уйлатты да…

21 февральдә - Халыкара Туган тел көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде.

Дәвам »

Татар кызлар гимназиясендә – театр бәйрәме!

2014 елның 21 февралендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәреләчәк.

Дәвам »

Туфан Миңнуллинга багышланган чираттагы кичә үтте

Бу юлы язучының гаиләсе кунакка Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Зилә Сөнгатулинаны чакырды.

Дәвам »