tatruen
Баш бит / Конгресс турында / БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар / “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды
“Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды

“Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды

“Татар гаиләсе” Бөтенрусия иҗтимагый фонды – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылып, 2006 елда РФ Юстиция министрлыгында теркәлде. Оешма рухи-әхлакый, милли-мәдәни һәм гаилә йолаларын яңарту; массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә татар гаиләсе дәрәҗәсен үстерү; Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүче татар гиләләренең милли үзаңын үстерү максатларына хезмәт итә. Фондның “Иң яхшы татар гаиләсе” исемле дипломнарын тапшыру тәҗрибәсе бар.

Фондның беренче рәисе булып танылган драматург, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Туфан Габдулла улы Миңнуллин торды.

Фонд татар гаиләсенә хас булган рухи-әхлакый, милли-мәдәни һәм гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әхлакый принципларны торгызу һәм хәзерге заманга яраклаштыру; халыклар арасында дуслык һәм күршелек мөнәсәбәтләрен үстерү, милләтара тынычлык һәм иминлекне ныгьггу; мөстәкыйль мәдәниятне, гаиләнең сәламәт яшәү рәвешен саклау һәм үстерү; үрнәк татар гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендәге эшчәнлеген Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр территориясендә алып бара.

Фондның популярлыгы артты һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә региональ бүлекчәләре ачылды. Фондның киңәюе төрле регионнарда яшәүче татар гаиләләре арасында мөнәсәбәт ныгытуга ярдәм итә.

Фонд татар гаиләсенә кагылышлы рухи-әхлакый мәсьәләләр, балалар сәламәтлеген саклауда ата-ана роле, сәламәтлек һәм актив яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган республика, гомумроссия, регионара, чит ил мәдәни-массакуләм һәм мәгърифәти чаралар үткәрүгә иганәчелек итә, оештыруда катнаша һәм методик ярдәм күрсәтә.

Фондның идарә әгъзалары төрле чараларда актив катнаша.

Конференцияләр:

  • «Россия Федерациясе халкының төрле этноконфессиональ төркемнәреңдә гаилә кыйммәтләрен үстерү» (Мәскәү);
  • «Сәламәт гаилә. Медицина ярдәме күрсәткән вакытта пациентның хокукларын тәэмин итү» (Мәскәү);
  • «Исламда гаилә төзүнең рухи- әхлакый аспектлары һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге» (Чувашия, Шыгырдан);
  • «Гаилә сәламәтлеге өлкәсендә Россия законнарының актуаль мәсьәләләре» (Мәскәү);
  • «Идел буе халкы – мәдәният барлыкка килү тарихы. Россия җәмгыяте барлыкка килүдә гаиләнең роле» (Саратов);
  • «Хәзерге заман шартларыңда гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен торгызу һәм үстерү» (Казан).

Форумнар:

  • РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Г.А.Раппота патронажы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе ярдәме белән узган II Идел буе федераль округының Әниләр форумын (Киров),
  • Россия әниләренең II Бөтенроссия форумын (Санкт-Петербург);
  • III Татар яшьләре форумы (Казан);
  • РФ иҗтимагый мәгърифәтчелек хәрәкәтенең «Ватан мәгърифәтчелеге: илнең инновацияле үсешен тәэмин итүдәге роле һәм урыны» дип аталган III конгресс (Мәскәү);
  • «Миграция, иминлек һәм хезмәттәшлек» I Халыкара Евразия форумы (Мәскәү);
  • Чиләбе өлкәсе Татар хатын-кызларының I слеты (Чиләбе),
  • «XXI гасырда хатын-кыз: гаилә һәм җәмгыять» Бөтенроссия хатын-кызлар форумы (Казан).

Түгәрәк өстәлләр һәм очрашулар:

  • «Сәламәт гаилә: балалар сәламәтлегенең актуаль мәсьәләләре, бала саулыгын саклауда ата-ана роле» (Казан);
  • «Милли, мөселман киемнәрен дизайн-проектлау, бизәү, тормышка ашыру мәсьәләләре» (Казан);
  • «Татарстан Республикасында социаль программаларны тормышка ашыру юнәлешендә хатын-кыз роле» (Казан);
  • «Балалар сәламәтлегенең актуаль мәсьәләләре. Балалар саулыгын ныгытуда ата-ананың роле» (Казан),
  • «Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрендә гаилә психологиясе» (ТР, Балтач), «Югары әхлак – татар гаиләсенең нигезе» (ТР, Саба, Буа);
  • Россия Федерациясе Идел буе федераль округыңдагы иҗтимагый оешмалардан килгән вәкилләр – хатын-кызлар белән очрашуда (Түбән Новгород).

Мәдәни чаралар:

  • Израильдәге Россиянең мәдәният үзәгендә уздырылган «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»;
  • «Язлар моңы» фестивале (Тольятти),
  • «Искер җыены» III Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале (Тобольск);

Финляндиянең татар гаиләләрендәге татар традицияләре үзенчәлекләрен өйрәнү максатында Фонд вәкилләре «Татарлар» программасы белән берлектә шул илгә сәяхәт кылды.

Тәҗрибә уртаклашу максатында Фонд Россия Федерациясенең башка регионнарыннан, якын һәм ерак чит илдән Казанга килгән татар гаиләләрен кабул итүне (экскурсия, тору, ашау мәсьәләләре) оештыра.

Фонд вәкилләре гаиләләр арасында уздырылган «Татарстан горурлыгы» республика бәйгесенең (Казан) — экспертлары эшендә һәм «Татар кызы», «Татар егете» шәһәр бәйгесенең (Казан) жюри эшендә катнашты.

Фонд шулай ук Бөтенроссия Гаилә кенен, Халыкара туган тел көне, алаларны яклау көнен, Белем көнен, Олылар кенен, Әниләр көнен һ.б. бәйрәм итү кысаларында да чаралар үткәрә.

Башка оешмалар белән берлектә Фонд төрле чаралар уздыра: «Музыкаль гаилә» (Омск), «Хәзерге заман мөселман хатын-кызы киеме» (Казан), «Минем гаиләм» (Казан, «Салават күпере» журналы белән берлектә), «Минем гаиләм» (Казан, «Мәгърифәт» газетасы белән берлектә), «Минем шәҗәрәм» (ТНВ радиосы белән берлектә), «Татар кызы» һәм «Татар егете» (ел саен фондның махсус бүләкләре тапшырыла), Коръән укучылар бәйгесе (ТР мөселман хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелде, фоңд исеменнән 12 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды), Мәрҗәни мәчетендә «Корбан бәйрәме» (40 кешелек төшке аш оештырылды), Кукмарада «Милли туй» («Сөембикә» журналы белән берлектә оештырылды) һ.б.

Ел саен Фонд «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Пар канатлар» тапшыруы белән берлектә Бөтендөнья Гаилә көненә багышланган чаралар уздыра.

Язылу кампаниясе кысаларында ел саен 200 гаиләгә фонд «Идел» һәм «Сөембикә» журналларына язылу бүләк итә.

“Татар гаиләсе” саен Казан шәһәренең татар гимназияләрендә түгәрәк өстәлләр, язучылар, газета-журнал мөхәррирләре белән даими очрашулар оештыра. Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә ярдәм күрсәтү максатыңда фонд вәкилләре Дәүләт Советы депутатлары, мәгариф системасындагы һәм район хакимиятендәге җаваплы хезмәткәрләр белән бергә татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчаларына бара. Шулай ук фонд педагогик коллективлар, ата-аналар һәм мәктәп вәкилләре белән үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм гаилә культурасын булдыру юнәлешендә эш алып бара.

Фоңд массакуләм мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек алып бара. Фонд вәкилләре һәрдаим ТНВ телеканалында чыга торган «Закон. Парламент. Җәмгыять», «Татарлар», «Хәбәрләр» тапшыруларында катнаша, шулай ук «Казан», «Эфир» теперадиокомпанияләре аша чыгыш ясый. Фонд эшчәнлёге турында материаллар «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй» журналларында, «Интертат» электрон газетасында басыла.

Фондның якын киләчәккә булган планнары түбәндәгедән гыйбарәт:

Татар теле, Халыкара туган тел көненә, туй һәм гаилә мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр циклы әзерләү;

фән, мәдәният, мәгариф вәкилләре белән берлектә татар телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләр һәм йолаларын саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган чаралар үткәрү;

гаилә проблемаларын өйрәнү, аларны юкка чыгару, гаиләне һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешеңдә тәҗрибә уртаклашу максатыңда яшь гаиләләрнең район бәйгесе җиңүчеләре белән очрашу оештыру;

аз керемле гаиләләргә һәм бәйгеләрдә җиңүчеләренә татар телендә чыга торган басмаларга язылуны оештыру;

«Пар канатлар» бәйрәмен оештыру; 8 Март, Җиңү көне, Балаларны яклау көне, Белем көне, Олылар көне, Әниләр көне кебек ел саен уза торган бәйрәмнәрне оештыру һәм үткәрү;

Россия Федерациясе регионнарына һәм БДБ илләренә татар җәмгыятендә гаилә тормышын тулыландыру һәм популярлаштыру буенча командировкалар һ.б.

Фонд вәкилләре Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә уздырылучы бәйгеләрдә, семинарларда, бәйрәмнәрдә катнашалар, мәгариф оешмалары белән актив эшлиләр.

Устав: gaile_ustav.pdf

Фотосурәтләр

Элемтә өчен мәгълүмат

Фонд рәисе – Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемнәрендәге республика, Х.К.Андерсен исемендәге халыкара, башкортстан Республикасының Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Директоры – Гайфуллина Миләүшә Хафиз кызы, Республика тире-тән авырулары диспансерының физиотерапия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты

e-mail: Tatar2015-2015@mail.ru