enrutat
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / “Авыл кызы” Бөтенроссия татар милли бәйгесе
“Авыл кызы” Бөтенроссия татар милли бәйгесе

“Авыл кызы” Бөтенроссия татар милли бәйгесе

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ”Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең финалы узды.  Әлеге чараның төп оештыручылары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, “Сөембикә” хатын-кызлар журналы.

“Авыл кызы”ның максаты   —  яшьләрдә  милли гореф-гадәтләрне һәм татар халкының мәдәни хәзинәләрен саклау, үстерү һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү.

Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов (“А & М”) дуэты алып барган кичәдә финалист кызлар авылларына кагылышлы чыгышлар ясады, кул эшләрен – чиккән кулъяулыкларын жюри хөкеменә тапшырды. Жюри рәисе Фердинанд Сәлахов белән Ярамир “Ахун авылы көе”н башкаргач,

сынау узучы 9 кыз да үзләренең җыр-биюдә, сәнгатьле итеп сөйләүдә осталыгын күрсәтте. Аннары жюри гына түгел, тамашачылар да кызларны аш-су әзерләүдә уңганлыкларын бәяләде: алар әзерләп килгән тәм-томнары турында сөйләп, залдагыларны сыйлады.

Финалистларның тырышлыгын бәяләргә дип жюри киңәшкән арада татар милли киемнәре модасы  күрсәтелде. Япь-яшь ир-егетләр Базарбай һәм Ирҗан Бикчәнтәевлар  (Кытай), Илнар Хисамов моңлы, эчтәлеге мәгънәле җырлар башкарды, милли талантлары белән күптән танылган Урмай авылыннан (Чувашия) укучы малай Разил Шәрәфетдинов җырлавы да бик яратып кабул ителде. “Авыл кызы”  бәйгесенең финалын “Казан” бию ансамбле, Чувашиядән “Мишәр” эстрада-фольклор ансамбле, Оренбург өлкәсеннән “Ялан” бию ансамбле чыгышлары да бизәп, тамашаны онытылмас итте. Хәер, берсеннән-берсе сылу һәм чибәр, уңган-булган, милли сәнгатьне үз иткән, халкыбыз гореф-гадәтләре, буыннан чылбыры сакланышының әһәмиятен яхшы аңлаган һәм, үз төбәкләрендә сынау узып, Казанның күркәм театры сәхнәсенә чыгып үзен күрсәтерлек кыю кызларны онытырлык мени?!

ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та халкыбызның асыл балаларын мактап, илебезнең төрле төбәгеннән килгән гүзәл кызларның матурлыгына, сәләтлелегенә сокланып, җылыларын тоеп утырдык, биредә Россия төбәкләрендә гомер итүче татар малтабарларыбыз җыелган, бу чараны уздыруда аларның да өлешләре бик зур, диде. Шулай ук бәйгене оештыручы буларак сүз алган Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов кызларга мактау сүзләре әйтте, “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова да, биредәге һәрбер кеше – милләтебез киләчәге: милли мәдәниятне, сәнгатьне, гореф-гадәтләрне саклауда эш күрсәткән кешеләр, дип, кызларны милли рухлы, тәрбияле итеп үстерүдә бергәләп эшләргә чакырды.

Бәйге тәмам. Нәтиҗәләре билгеле. Оренбург өлкәсеннән Рузилә Мингулова, Свердловск өлкәсеннән Гөлшат Әхмәдиева, Әстерхан өлкәсеннән Динара Хәбибуллаева, Ульяновск өлкәсеннән Резеда Абайдуллина, Пенза өлкәсеннән Эльвира Ваһапова “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүче дипломнары; Түбән Новгород өлкәсеннән Лилия Юнисова III дәрәҗә, Чувашиядән Рәзилә Серениева II дәрәҗә, Ульяновск өлкәсеннән Лилия Кәримова I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде; Башкортстаннан Эльвира Рәкыйпова Гран-при иясе булды һәм аңа затлы кыска тун, конкурс сыны, диплом тапшырылды. Кызларның һәркайсына конкурсның химаячылары — “Алмаз-холдинг” ҖЧҖнең “Алмаз” зәркән заводы, “Пестречинка” ҖЧҖ, “АльРезе” тәм-томнар цехы, Чувашстанның “Жизнь” агрофирмасы һ.б. әзерләгән бүләкләр кызлар кулына күчте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкиле — Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, киләсе елга Камал театрының 110 еллыгы була, татар театрының чишмәбашы Оренбург төбәгеннән, шуңа күрә бүләгебез Оренбург өлкәсе вәкиленә тәгаенләнде, дип Рузилә Мингулова театр турында ике томлык бүләк итте.

Чын милли бәйрәмгә әверелгән тамаша “Казан” бию ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

“Авыл кызы” Бөтенросия татар милли бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм “Сөембикә” журналы оештыра.

Чараның максаты –татар халкының милли мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, тарих һәм мәдәният өлкәсендә белгечләр хезмәтен туплау, иҗади элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту, һөнәри осталыкны арттыру, иҗат дәрәҗәсен күтәрү өчен идеяләр һәм авылдагы яшь белгечләрнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Бәйгедә татар телен белгән, авылда яшәүче 20-30 яшьлек гүзәл затлар катнаша ала.