tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / “Әйлән-бәйлән” регионара татар милли бию фестивале
“Әйлән-бәйлән” регионара татар милли бию фестивале

“Әйлән-бәйлән” регионара татар милли бию фестивале

“Әйлән-бәйлән” төбәкара татар милли бию фестивале 2011 елдан Самара өлкәсе Камышлы районында оештырыла башлады. Ул 2 елга бер тапкыр гына уздырыла.

Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче, биюгә сәләтле  балаларны,  яшьләрне, өлкәннәрне  ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру.

Фестивальне оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе Камышлы районы  хакимияте.