tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / “Себер йолдызы – Звезда Сибири” өлкә бәйгесе
“Себер йолдызы – Звезда Сибири” өлкә бәйгесе

“Себер йолдызы – Звезда Сибири” өлкә бәйгесе

Төмән өлкәсенең Татар конгрессы Төмән өлкәнең Мәдәният, милләтләр эшләре буенча комитетлары,  Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге, өлкәнең Татар яшьләре берлеге ярдәме белән “Себер йолдызы” өлкә бәйгесен уздыра.

Оештыручылар үз алларына зур бурычлар куя. Бу – лидерлык сыйфатына ия булган, үз-үзен үстерергә теләгән талантлы татар яшьләрен ачыклау; тормышка карашны формалаштыру өчен буыннар чылбырын булдыру; яшьләрне спортка, гаилә традицияләренә, рухи кыйммәтләргә һәм татар халкының мирасына җәлеп итү.

Катнашучылар башта сайлап алу турын уза. Алар татар халыкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә, татарча сөйләшергә, аны өйрәнергә теләргә, иҗади сәләтләргә ия булырга, креатив фикер йөртергә  тиеш. Ә финалистларны исә бәйгенең финал өлешенә әзерләнү кысаларында бик кызыклы программа көтә. Алар шәһәр читендәге лагерьдә яши, хореография, татар теле, мәдәнияте, Ислам нигезләре курсларына йөри, алар белән психологлар әңгәмә кора. Шулай ук алар өчен күңел ачу чаралары да уздырыла.