tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ӘБЛӘЗОВ КАМИЛ АЛИМ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары
ӘБЛӘЗОВ КАМИЛ АЛИМ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

ӘБЛӘЗОВ КАМИЛ АЛИМ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында К.А. Әбләзов бертавыштан яңа срокка Милли Шура рәисенең урынбасары итеп сайланды.

Әбләзов Камил Алим улы 1954 елның 31 августында Волгоград өлкәсе Камышлы районындагы Дворянское авылында туган. Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Белеме

Сарытау икътисад институтын тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1973 елда Сарытау инженер-геолог партиясендәге бораулау эшчесе. Соңыннан «Сельэнергопроект»ның Идел буе бүлекчәсендә техник-геолог булып эшли.
  • Совет армиясендә хезмәт итә.
  • 1987 елда шәхси бизнес белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта Камил Әбләзов “Нарат-К” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе булып тора. Шулай ук ул Татарстан Республикасының Сарытау өлкәсендәге сәүдә вәкиле, Сарытау губернаторы киңәшчесе
  • 2012 елда Камил Әбләзов ике томлы «История татар» исемле китап язып, бастырып чыгарды.

Элемтә өчен:

  • Адрес: 410600, г. Саратов, ул. Московская, 75
  • Телефон: +7 (845) 227-9200, 50-9248
  • Факс: +7 (845) 227-1560
  • E-mail: [email protected]; [email protected]