enrutat
Баш бит / Ак байларны көткәндә
Ак байларны көткәндә

Ак байларны көткәндә

“Без ике көчне – татар иҗтимагый оешмалары җи­тәкчеләре белән татар эшкуарларын бергә җыю, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү максатында җые­ла­быз. Рәмиевләр, Хөсә­еновлар, Акчуриннар кебек милли яшә­ешне саклап калуга акча кызганмый торган химаячыларны, ак байларны күрәсе килә”, – дип белдергән иде әлеге зур чаралар башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат җыелышында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Чынлап та, милләте­безнең бүгенге хә­лен анализлауга, киләчәген фаразлауга багышланган, Татарстан Президенты катнашында уздырылган җитди чара булды бу.

Әүвәл милләтпәр­вәрлә­ре­без секцияләргә бүленеп эш­ләде. Әйтик, минем үземә дини оешмалар эшчәнлегенә юнәлеш бирү комиссиясе утырышында катнашырга туры килде. “Мәчетебездә кеше аз бит. Мәдрәсәләрне тә­мам­лаган яшьләрнең авыл­га кайтасы килми. Сездән чәчтараш ясыйлар. Бездә чәч кайгысы түгел, баш кайгысы. Муллаларны сүгүдән туктарга кирәк. Православлардан үр­нәк алып, мәктәпләрдә ислам мәдәнияте нигезләрен укыта башларга кирәк”, – дип тәкъ­дим итте анда, мәсәлән, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев. “Чыннан да, 10-15 елдан бик кыен хәлдә калуыбыз бар. Хәзерге муллаларыбыз китеп бетсә, кем­нәр имамлык итәр?! Имамна­рыбызның 80 проценты – җитмеш, сиксән яшьлек бабайлар”, – дип хуп­лады аны мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин. Комиссия рәисе, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәм­мәтшин, үз чиратында, бөтен Россия татар мөсел­маннары өчен укыту үзәге булырлык Болгар ислам мә­гариф үзә­ген эшләтеп җи­бәрү, җәен ел саен Казанда уздырыла торган татар дин әһелләре җыенының көн тәртибен алдан тәгаенләп кую мәсьә­лә­сен күтәрде; аны милли үзаң – тиңдәшлелек мәсьәләсен үзәккә куеп уздырырга тәкъ­дим итте. Мәгариф үзәген Болгар дип атауга гына каршы чыгучылар булды. “Дини яктан без – мөсел­ман­нар, мил­ли яктан – татарлар”, – дип белдерде Саратов өл­кәсе Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс Бибарсов. Рәфыйк әфәнде икенче көнне башкарма комитет утырышында секция­ләр эшчәнле­генә йом­гак ясаганда: “Китап­ларны тыю дәвам итә. Дәү­ләт дәрә­җәсендә закон кабул ител­мәсә, район судлары, белер-белмәс, китап тыюларын дәвам итәчәк”, – дип тагын бер четерекле проблеманы күтәр­де. Шунысы гына сәер тоелды: мәдәният ко­мис­сиясенең хисабын би­рер­гә җитәкчесе килмәгән иде. Министрның эше бик тыгыз икән, аның фәлән урынбасары бар лабаса. Хәер, мәгариф министры урынбасар­лары­ның да эше бик күп икән. Бүлек башлыгы урынбасары гына чыгыш ясавын әйтүем. Мондый хәлне санлашырга теләмәү дип кенә бәяләргә була, минемчә.

Татар милләтенең үсеш стратегиясен эшләү комиссиясе рәисе Дамир Исхаков чыгышыннан, “Татарстан – 2030” программасы төзелде; бу программа эчендә респуб­лика бар, әмма анда татар юк. Моны кертергә ярамый икән, бәлкем, 15-20 ак байдан торган төркем төзеп, 2030 елга кадәр татар милләтен үстерү программасын булдыруны һәм тормышка ашыруны аларга йөкләргәдер, дигән сүзләре күңелдә уелып калды.

Икенче көнне Татарстан Президенты катнашында уз­дырылган татар эшкуарлары җыенында ТРның Саратов өлкәсендәге сәүдә вәкиле, зур эшкуарларыбызның берсе булган Камил Әбләзов исә, тагын да ераккарак китеп, 50 елга исәпләнгән гомумпрограмма төзергә тәкъ­дим итте. “Алтын Урда яд­кәрләрен өй­рәнү, тергезү буенча бу эш 150 елга сузылырга мөмкин. Татар яшә­гән һәр төбәктә Алтын Урда чорына караган шәһәр урын­нары бар. Һаман Болгар җирен өйрәнү белән генә мәш килмик. Һәр елны бер һәй­кәлне торгызып, бил­геләп, теркәп куярга кирәк. Җирле халык та, татарлар үзләре дә белеп торыр, горурланыр өчен җирлек булыр иде бу”, – дип тәкъдим итте ул. Аның, милли кадр­ларны җәлеп итү буенча да Татарстан аз эшли әле; әйтик, соңгы ун елда ике мең татар китте, шулар арасыннан кырык яшькә кадәр булганнар­ның берсе дә Татарстанга килеп урнашмады, ди­гән сүз­ләре дә бик гыйбрәтле.

Чиләбе өлкәсен­нән кил­гән эшкуар Рәшит Ла­тый­пов­ның чыгышы да күп­ләрне уйланырга мәҗбүр ит­кәндер. “Ак­ча эшләү ул кадәр мөһим түгел, мәхәллә булып яшәү мөһимрәк. Без бүген индивидуализм сазлыгына кереп батып барабыз. Коллектив, мәхәллә булып яшәү зарурлыгын онытабыз. Кем мө­һим­рәк, абруйлырак дигән вак-төяк бәхәсләргә кереп ва­кыт уздырабыз, ур­так мән­фәгать­ләр барлыгын, аларны шәхси мәнфәгать­ләрдән өстен куярга кирәк­леген онытабыз”, – дип сөйләде ул. Чыннан да, моның аяныч мисаллары бар. Әнә Мор­довиядә мө­селманнар яулык мәсьә­ләсен кайгыртып йөр­гәндә, җирле милли-мәдәни мөхтә­рият җитәкчеләре, яулык бәйләп йөрү әллә ни мөһим түгел, дигән белде­рүләр ясый икән.

Бу урында агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү секциясендә катнашкан Пенза өлкәсе вәкиле Кыязим Дебердиев фикерен дә искә алып китү урынлы булыр. “Ни кызганыч, Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы тарафыннан, без шуларны-шу­ларны тәкъдим итәбез, сез­дән шуларны-шу­ларны кө­тәбез, дигән сүз булмады”, – дип әйткән иде ул. Хәер, бу тәкъдимнәрне министрлык әле хәзер дә эшләп җибәрә ала бит.

– Мондый очрашулар бераз туктап торган иде. Менә хәзер күрәбез: болай җые­лып сөйләшүләр бик кирәк. Әл­бәттә, сезгә дә аралашу, бер-берегезне күреп, тәҗ­рибә алмашу, безгә дә тән­кыйть сүз­ләре ишетү бик файдалы. Без дә сезнең кебек мил­ләтебез өчен борчылабыз. Телебезне, динебезне кайгыртырга кирәк. Мин – Татарстан Президенты, би­ре­дәге бөтен кеше өчен җа­вап бирәм. Шул ук вакытта Татарстан – бөтен татарлар­ның күз төбәп торган җире. Читтә торган мил­ләт­тәшлә­ре­без белән БТК, тө­бәкләр­дәге муллаларыбыз, эшкуар­лары­быз аша эшлибез. Ниндидер эш эшләү өчен кеше, көч һәм акча кирәк. Акча кемдә бар? Сездә бар. Без сезгә таянабыз.

Сезнең бе­лән бергә эшне оештырырга тырышабыз. Шуның юлларын эзлибез. Әмма кемдер Татарстаннан килеп тормышыбызны үз­гәр­терләр дип уйласагыз, ялгышасыз. Без әллә ни эшли алмыйбыз. Шуның өчен бер­гә эшләргә, хезмәттәшлек итеп яшәргә тиешбез. Сез – без­гә, без сез­гә кирәк – шундый ихтыяҗ, таләп бар. Иң мөһи­ме: күп кенә мәсьә­ләләрне без бер­гәләп хәл итә алабыз. “Татарстан” сәүдә йорт­лары аша эшләргә, без­нең товарларны үзегездә сатуны җайга салырга кирәк. Алай гына да түгел. Мөгаен, сездәге товар­ларның да шак­тыена бездә ихтыяҗ-сорау бардыр. Иң мөһиме: эшегездә уңышлар­га ирешегез, аннан милләткә дә файда килсен. Безгә бергә булырга, бурычларны бергә­ләп хәл итәргә кирәк. Без – илдәге икенче халык. Бүген, мин – татар, дип әйтергә беркемгә дә оят түгел. Бүген Татарстан да, татар милләте дә шактый югары дәрәҗәдә тора. Хал­кы­бызның зур куәт-мөм­кинлеге бар. Әгәр бер­дәм булсак, көчебез тагын да зуррак булачак, – дип җавап бирде ахырда мөн­бәрдән яңгы­раган дәгъва-тәкъдим­нәргә Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов.

Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”,   /№ 187, 09.12.2014/)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*