tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф / Албир Крганов Татар әлифбасы көнен булдырырга тели
Албир Крганов Татар әлифбасы көнен булдырырга тели

Албир Крганов Татар әлифбасы көнен булдырырга тели

Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Албир Крганов Татарстан дәрәҗәсендә “Татар әлифбасы һәм язма мирасы көне” дигән истәлекле көн булдыруны сорый.

Бу хакта ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татар конгрессы башлыгы Ринат Закировка язылган ачык хатында белдерә.

«Меңәр еллык тарихы булган язма мирас мәсьәләсе бүгенге көндә аеруча бер иъгтибар таләп итә. Россиядә Славяннар язуы һәм мәдәнияте көне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнеп үтелә. Ул чара мәдәни, милли һәм дини төс белән сугарылып, дин әһелләре, язучылары, композиторлары, гомумән, барлык катлам зыялылары тарафыннан, дәүләт ярдәмендә зурлап уздырыла. Урыс православ чиркәве әлеге бәйрәмне дини һәм милли аһәңне берләштергән бер чара итеп уздыра. Татар халкының милли язма мирасы меңәр еллык чорны үз эченә ала. Орхон-Енисей рун язмаларыннан алып, гарәп, латин, кирил әлифбасында язылган рухи, дөняви, дини һәм тарихи язма мирасыбызны күтәреп, аның байлыгын өйрәнеп, алдагы буыннарга җиткерү, шушы бәһасез мирасны халкыбызга яңадан кайтару – олы максатларыбызны берсе дип уйлыйбыз», дип яза Крганов.

Шул ук вакытта, Татарстанда һәм Татар конгрессы тарафыннан барлык татарлар яшәгән төбәкләрдә әлифба бәйрәмен дә зурлап уздыруга ихтыяҗ зур, дип саный мөфти. “Тарих дәвамында берничә мәртәбә әлифба алыштырган милләт өчен, бүгенге көндә дә милли алфавит – милли яшәеш символы булып тора. Моннын тыш, бүгенге заман технологияләре, компьютер һәм планшетлар гаммәви төстә таралган заманда, милли язуыбыз шулай ук заманча технологияләрдән калмаска тиеш. Дөрес, Татарстанда бу эшләрнең күбесе башкарыла. Шулай да, аларны гомуммилли югарылыкка күтәреп, Сабантуйлар төсле һәр төбәктә зурлап, халыкка кайтару кирәк. Шул уңайдан, без Сездән, Татарстанда һәм Татар конгрессы югарылыгында, “Татар әлифбасы һәм язма мирасы көне” дип аталган истәлек көнен булдыруны сорыйбыз. Татарстанда һәр елны 26 апрельдә туган тел көне зурлап уздырылуын, Татарстан дәүләт телләрен үстерү буенча аерым программалар эшләнелүен һәм аларда югарыда телгә алынган мәсьәләләр чагылыш табуын беләбез. Әмма, Татар әлифбасы һәм язма мирас көнен аерым билгеләп узу, күтәрелгән мәсьәләләргә тагы да игътибарны җәлеп итәр иде. Үз чиратыбызда без, дин әһелләре, әлеге чараны уздыруда, шушы бәйрәмнең концепциясен, программасын эшләүдә, аны тормышка ашыруда үзебезнең ярдәмебезне күрсәтергә әзерлегебезне белдерәбез”, диелә Албир Кргановның мөрәҗәгатендә.

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*