enrutat
Баш бит / Башкортстан татар әдәбиятының чишмәсе булып калырмы?

Башкортстан татар әдәбиятының чишмәсе булып калырмы?

Апрель аенда Башкортостанда яшәүче татар шагыйрьләре һәм җырчылары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы бунча Казанга килделәр. Башкортостанның халык шагыйре Марат Кәримов, шулай ук урта буен вәкилләре һәм яшь шагыйрьләр, талантлы җырчылар һәм көй осталары Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә чыгыш ясап, тамашачы алдында иҗади хисап тоттылар. Язучылар берлегендә үткән иҗади очрашуда кунаклар Казандагы каләмдәшләре белән иҗат һәм милләт турында фикер алыштылар. Уфа якларында туып үскән татар әдипләре күптәннән татар әдәбиятында һәм мәдәниятында зур урын биләделәр, гомумтатар мәдәниятына тәэсир итеп, әдәбиятыбыз классиклары булып тарихка керделәр. М.Гафури, Дәрдмәнт, Г.Ибраһимов, Ф.Кәрим, М.Әмир, Ә. Еники, Н.Фәттах, И. Юзиев, Р. Миннуллин, Г.Гыйльманов, Г.Садә кебек каләм осталары Татарстанда һәм татар дөньясында киң танылдылар. Бугенге әдәбиятчылар Казанда үткән чыгышларында үзләрен өлкән буын әдипләрнең лаеклы дәвамчылар итеп күрсәттеләр.

Бүген сезгә тәкъдим ителүче видеоязма милләт һәм татар әдәбияте өчен үтә дә мөһим темага багышланган. Урал татарлары мөхитендә татар әдәбиятының киләчәге бармы? Бүген Башкортостан татарларының әдәби иҗаты ни хәлдә? Татарстан күрше республикада яшәүче язучыларга ничек карый? Күпләрне кызыксындырган шушы актуаль темага Уфа кунаклары «Дөнья» студиясендә фикер алыштылар, үзләре дә кызыклы мәсәләләргә мөнәсәбәтләрен белдерделәр. «Дөнья» студиясендә журналист Римзил Вәли алып барган бу аналитик әңгәмәдә Башкортостан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Фәния Габидуллина, татар конгрессының Уфадагы вәкиле, күренекеле композитор Алик Локманов, танылган шагыйрьләр Нәҗип Исламов, Эльверт Хаматшин катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*