tatruen
Баш бит / Рәсми басма / Бөтендөнья татар конгрессы белдерүе
Бөтендөнья татар конгрессы белдерүе

Бөтендөнья татар конгрессы белдерүе

Бөтендөнья татарлары Рөстәм Миңнехановның
Татарстан Республикасы җитәкчесе булып яңадан сайлануын телиләр.

Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче миллионнарча татарлар, ата-бабаларыбызның тарихи Ватаны булган Татарстан Республикасына һәрвакыт күз төбәп торалар. Аларның якты өметләре, газиз теләкләре милләтебезнең төп йортында барган мөһим вакыйгаларга бәйле.
Татар халкына Татарстан кирәк. Бу көннәрдә 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республикабызның икътисади һәм социаль үсеше бөтен татарларның рухи халәтенә, милләт буларак сакланып калуына тәэсир итә.
Соңгы елларда республиканың алга таба үсүенә, икътисади яктан ныгуына, көчле социаль һәм мәдәни проектларны гамәлгә кертеп, дөньякүләм танылуына Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов зур көч сала. Моны бар җиһанга сибелеп яшәүче милләттәшләребез күреп һәм белеп тора. Татарстан тәҗрибәсе бөтен дөньяда абруй казанды. Бөтендөнья татар конгрессының, төбәкләрдәге милли оешмаларның күп кырлы эшчәнлегенә дә Татарстан Президенты, республиканың хакимият структуралары даими ярдәм итеп тора.
Барлык кыйтгаларда яшәүче милләттәшләребез Р.Н.Миңнехановны чыннан да Татарстанның гына түгел, татар халкының Президенты буларак кабул итәләр. Татарлар яшәгән һәр төбәккә, һәр илгә баргач, башкарасы эшләре никадәр күп булса да, Рөстәм Нургали улы иң беренчеләрдән булып шул җирлектә гомер итүче милләттәшләребез белән очраша. Бу очрашулар җирле хакимият белән татарларга уртак тел табарга, бергәләшеп зур эшләр башкарырга ярдәм итә.
Татар җәмгыятьләре Татарстан милли эшләрне башкарганда бер тән, бер җан булып хәрәкәт итәләр. Милләттәшләр киләчәктә дә Татарстан Республикасының исән-имин яшәвен, хәзерге катлаулы сынауларны уңышлы җиңеп чыгуын телиләр.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, федераль хакимият вәкилләренең, дәүләтебезнең башка төбәк җитәкчеләре һәм чит ил сәясәтчеләренең Татарстан Президентына ихтирамы һәм ышанычы Рөстәм Нургали улына киләчәктә дә яңа уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Дөнья татарлары Татарстанда быел үтәчәк Президент сайлаулары алдыннан үз теләкләрен Бөтендөнья татар конгрессына җиткерәләр. Хәзерге катлаулы чорда татар халкы Рөстәм Миңнехановка – дилбегәне ныклы кулларда тотучы, һәрвакыт ышанычлы партнерлар, хезмәттәшләр табучы, заманча фикерләүче, тормышка яңалык кертүче көчле җитәкчегә, халыкчан һәм милләтпәрвәр шәхескә иң зур өметләрен баглыйлар.
Республиканы 10 ел дәвамында җитәкләп, бөтен татар милләтенә дә таяныч булган, татар дөньясын берләштергән Рөстәм Миңнехановның 2020 нче елның сентябрендә үтәчәк Татарстан Президенты сайлауларында катнашуы һәм җиңеп чыгуы – илдәге һәм дөньядагы татарларның иң зур теләге булып тора. Шуңа күрә без хәзерге катлаулы заманда милләттәшләрне Татарстан һәм аның җитәкчесе тирәсендә тупланырга чакырабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*