Чиләбе өлкәсе Кунашакск районы Уелга күле ярында алтын белән йөгертелгән ат җигү әсбаплары һәм хайван сөякләре табылган. Галимнәр әсбапларның безнең эрага кадәр Х гасырга караганлыгы турында белдерә.
Археологик казулар белән шөгыльләнгән белгечләр фикеренчә, нәкъ әлеге урында Көньяк Урал территориясендә яшәүче халыклар – татар, башкорт, казах һәм венгрларларның тарихы башланган.
Мондый казылмалар төбәктә беренче түгел. Моңа кадәр Сугомакск мәгарәсендә 1000 ел элек кулланылган керамик әсбаплар һәм кеше җирләүгә кагылышлы әйберләр табылган.
фото: lentachel.ru