tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Чиләбедә «Татар кызы — 2015» бәйгесендә Татарстан чибәрләре данын Түбән Кама кызы яклаячак

Чиләбедә «Татар кызы — 2015» бәйгесендә Татарстан чибәрләре данын Түбән Кама кызы яклаячак

14 сентябрьдә «Казан» миллиң-мәдәни үзәгендә «Татар кызы — 2015» Бөтенроссия бәйгесенең республикакүләм этабы үтте.

Аннан алда 6 зонага бүленгән республика районнары сылукайлары һәм Казан уку йортлары укучы кызлар арасында кастинглар уздырылды. Барлыгы республикакүләм этапка 12 катнашучы сайланып алынды.

Көч сынашырга шуларның 11 килде. Кызларны «Болгар» хәйрия фонды җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы татар оешмалары белән эшләүче бүлек җитәкчесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, «Сөембикә» журналы редактор урынбасары Рәмзия Кашапова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм җаваплы сәркатибе Ленария Мөслимова сайлап утырдылар

«Татар кызы — 2015» Бөтенроссия матурлык һәм талант бәйгесе бу форматта беренче мәртәбә үткәрелә. Моңа кадәр ул Чиләбедә Көньяк Уралдагы төбәкара конкурс буларак уздырылып килде. Быел Россия Федерациясе төбәкләре үзләрендә иң-иң чибәр һәм сәләтле татар кызларын сайлап алдылар. Чибәркәйләр Чиләбедә 16 октябрьдә узачак финалда очрашачак. Шунда җиңүче кыз билгеле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*