enrutat
Баш бит / Әлки кызы
Әлки кызы

Әлки кызы

Лилия Вәлиеваның исемен Татарстанның электрон матбугат басмаларында мин 2016 елда күреп калдым. Дөресрәге,  “Азатлык” сайтында Бельгиядә яшәүче татар журналистының Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге “Бәллүр каләм” премиясе алуы турындагы язманы укыгач бу хакта хәбәрдар булдым. Шуннан соң инде аның исемен “Татаринформ”, “Интертат.ру”, Бөтендөнья татар конгрессы электрон сайтларында күрә башладым. Быелгы елның май аенда Татарстанның иң популяр язучыларның берсе Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабы кулыма килеп эләкте. Әсәрдәге төп герой Җиһаниянең “Бельгия татарлары” җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиевадан “күчереп” язылганлыгын белгәч, Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребезгә үз телен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым белән кызыксынуым тагын да арта төште һәм быелның октябрендә, бар кыюлыгымны җыеп, социаль челтәрләр аша эзләп табып, сораулар язып, аңа электрон хат юлладым. Җавап озак көттермәде, төгәл бер атна үтүгә, электрон почтама килеп тә төште. Бу язманы укып чыккач, сезнең күңелләрдә дә: “Чит илдә яшәп тә үз туган телен, үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклаган Лилия Вәлиева кебек мин дә үз туган телемне саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң?” — дигән уй, һичшиксез, уяныр, дипышанып калам.

Лилия ханым! Мин инде берничә ел буе электрон матбугат басмаларында сезнең эшчәнлекне күзәтеп киләм, анда басылган мәкаләләрегезнең барысын да диярлек укып барам. Беренче соравым шул: тумышыгыз белән кайсы яклардан сез?

—Мин Татарстандагы Әлки районының бер бик матур табигатьле Чуваш Кичүе авылында дөньяга килгәнмен. Безнең авылны өч яктан да урман-болыннар уратып алган. Дүртенче ягында исә кырлар һәм өч-дүрт чакрымлык олы юл сузылып киткән. Мин авылымның һәр почмагын-сукмагын беләм, хәттә тирә-янындагы авылларны да күзләремне йомган килеш тә урый алам. Андагы һәр нәрсә җанга якын һәм кадерле миңа. Авыл тирәсендәге аланнары, юллары, кырлары ничәмә кат җәяүләп узылган, изге чишмә суларыннан ничәмә тапкырлар авыз ителгән, табигате миңа күпме ризык, әти-әнием һәм авылдашларым исә акыл, зиһен һәм тәрбия биргән һәм мине олы тормышка әзерләгән. Шуңа күрә дә туган яклар — чит илдә дә күңелемне җылытучы бер учак ул минем өчен. Чирмешән елгасының сул ягы күтәрелебрәк тора. Безгә, әле дөнья күрмәгән балаларга, шул “Кызыл яр” биек тау булып күренә иде. Әтием, Кадерҗан Жәмил улы, рәсем дәресе укытучысы буларак, укучыларны гел шунда рәсем төшерергә алып килә иде. И ярата идек без бу ачык һавадагы дәресләрне. Кызганыч, балачакта эшләнгән рәсемнәрем сакланмаган. Ә менә әтинең бер эшен — Кызыл яр төшерелгән картинаны мин Бельгиягә үк алып килә алдым. Бу әтидән калган иң кадерле ядкарьләренең берсе. Үләренә бер ел кала ул миңа дип бер чиләк урман чикләвеге җыйган иде. Әтиемнең кулларының җылысын тоярга була, мин бу чикләвекне ун елга сузган мын дер. Шунысын да әйтим әле, әти искиткеч иҗади кеше иде: зур-зур картиналар, фотосурәтләр ясый иде. Үзе рәссам булса да, нишләптер, миңа —кызына бу сәләт бирелмәгән иде. Шуны аңлаптырмы, әти мине балачактан ук журналистика серләренә, ягъни җөмләләрне сырлап-бизәп язарга өйрәтә башлады. “Әнә, сарай башындагы саесканны күрәсеңме? Күрсәң, яз шуның турында ике бит. Аннары чаңгы шуарга чыгарсың”, —дия иде. Кайвакыт: “Әйдә әле, мәктәп хәлләре турында район гәзитенә берәр мәкалә язып җибәр”, —дип киңәшен бирә иде.

—Һәм сез әтиегезнең киңәше буенча журналистиканы сайладыгыз?

—Әйе, әлбәттә, шулай булды. Әтинең җөмләләрне сырлап- бизәп язырга өйрәтүләре бушка булмады. Мәктәпне тәмамлауга мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем һәм хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Күп елларым “Татар-информ”да узды.

—Бельгиягә дә сезне шул журналистика белән бәйле юллар китердеме?

—Әйе, шулайрак булды. 15 ел элек мин, “Сельская жизнь” гәзитенең үз хәбәрчесе буларак, Бельгиягә киттем. Бер ничә еллар узганнансың, үз хәбәрчеләрнең саны кимегәч, бүтән бер һөнәр үзләштердем: бүгенге көндә бер зур халыкара гуманитар фондта финансист булып хезмәт салам. Ул эшем дә бик нәтиҗәле: һәрбер сан артында катлаулы язмышлар, кызыклы хикәяләр, кешене сыната торган анализлар ята. Үз эшемне бик яратып башкарам, мин аны журналистлык эшчәнлегем белән бергә үреп алып барам. Татарстан белән һәрвакыт иҗади элемтәдә торам. Мәкаләләремне гонорар өчен түгел, күңел кушуы буенча язам. Финансист булып эшләсәм дә, барыбер мин ничәмә ничә еллар буе инде нечкә күңелле журналист булып калам. Әнием миңа тормышта шундый киңәшләр бирде: яңа эштән курыкмаска, нинди генә эш кушсалар да жиң сызганып эшкә керешергә, ләкин, шул ук вакытта, үзең булдыра ала торганнарын да онытмаска, осталыкны арттыра гына барырга. Әнием Дания Хаҗип кызы да укытучы иде, ботаника-биология фәннәреннән укытты. Ул бездә — Бельгиядә еш кунак. Биолог буларак, безнең бакчага үзгәрешләр кертергә ярата. Кунакка килгән саен: “Бу агачларны бу төшкәрәк утыртсагыз, монысын болай-тегеләй итсәгез”, — дип, алтынга тиң киңәшләрен биреп китә.

—Күптән түгел, Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабын укып чыктым. Аңлавымча, ул аны 2016 елда Брюссельгә китап укучылар белән очрашуга барып кайтканнан соң язган һәм  аның төп прототибы сездән күчереп язылган. Гөлсинә апаны Брюссельгә чакыру уе каян килде сезгә?

—Миңа, Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе буларак, чит илдә яшәүче милләттәшләребезне төрле татар китаплары һәм милли матбугат басмалары белән тәэмин итәргә туры килә. Яшь ата- аналар балалары өчен “Әлифба”, чагу сурәтле шигырь, әкият китаплары сораса, өлкәнрәк буын кешеләре әдәби китапларга заказ бирә. Хәтта Бельгия кешеләре арасында да Казанның архитектурасы, гореф-гадәтләре белән бәйле китаплар сораучылар бар. Мисалга, Бельгиядә яшәүче бер япон кешесе Сабантуйда күз яшьләре белән инглиз-татар сүзлеге табып бирүемне сорады.

Мин, әлбәттә, аның теләген үтәдем: Казанга бер баруымда шул китапны алып кайтып бирдем. Көннәрдән бер көнне шунысына игътибар итә башладым, Сабантуйлар һәм башка милли бәйрәмнәрдә татарча китаплар бүләк итсәм, катнашучыларның йөзләре тагын да ныграк балкып китә. Шуны күреп, мин Казаннан татарча китаплар соратып ала башладым. Үзем кайтканда да чемоданыма гел китаплар гына төяп килә идем. Биредә яшәүче милләттәшләрем хәтта миңа Казаннан ияреп кайткан “Сөембикә”, “ Идел”, “Казан утлары” журналларының искерәк номерларына да корылыктан соң шифалы яңгырга туенган җир кебек сөенәләр иде. Казанга бер кайтуымда, кибеттән Гөлсинә Галимуллинаның Татарстан милли китапханәсе үткәргән ”Ел китабы ” номинациясендә җиңү яулаган “Күгәрчен оя корганда” китабын сатып алдым. Мин аны бер тында укып чыктым. Гөлсинә апа белән электән таныш булганга күрәдерме, бу әсәрне мин аеруча яратып кабул иттем. Китапларны Бельгиягә алып кайтып биредә яшәүче милләттәшләремә дә укыттым.

Мин генә түгел, Бельгия татарлары да яраттылар аның бу китабын. Кулдан кулга йөртеп укыдылар.  Гөлсинә Галимуллина китапларының үзенә тартып тора, яраттыра торган бер сыйфаты бар. Ул шаккатмалы сюжетлы детективлар да, авантюр романнар да язмый, ә татар авылында барган тормышны, андагы яшәешне, кешеләрнең уй- кичерешләрен гади һәм аңлаешлы тел белән бәян итә белә. Иң мөһиме —  аның геройлары уйлап чыгарылган түгел. Алар барысы да безнең янәшәдә яшәгән кешеләр: күршеләр, дуслар, туганнар, танышлар, ялгызак әбиләр, тормыш сынаулары алдында сынмаган-сыгылмаган хатын-кызлар. Автор татар гаиләсе көнкүреше аша гасырлардан-гасырларга күчеп килгән әдәп-әхлак кагыйдәләрен бәян итә, аларның һәркайсы повестьтагы юллар арасында яшеренеп ята.  Миңа Гөлсинә Галимуллинаның хикәяләү стиле ошый. Ул салмак кына агучы елганы хәтерләтә. Аның әсәрләрен укыганда җан акланып, пакъланып, сафланып калгандай тоела. Аның бу китабын укып бетерүгә киштәгә алып куясы түгел, тагын кемгәдер биреп укытасы килә һәм мин, китапны укып бетерүгә, ике дә уйлап тормастан, Брюссельдә яшәүче  Роза Хәйруллинаның телефон номерын җыя башлыйм.

— Безгә дә бик кызык Роза ханым турында ишетергә. Бер-ике җөмлә белән булса да таныштырыгыз әле.

Тумышы белән Татарстанның Сарман районыннан булган бу ханымны күп еллар элек язмыш җилләре Кабарды- Балкар республикасынаалып килгән. Ул Нальчик шәһәрендәге бер зур гына китапханәдә мөдире булып эшләнгән. Татар җәмгыяте оештыруда башлап йөргән. Мин аңа китапларны тапшырам да, ике-өч көн үтүгә, фикерен белергә була, чәйгә киләм. Ишектән килеп керүгә, Роза апа: “Төн йокламыйча син китергән бар китапларны да укып чыктым”, — диюгә үк, мин аның да Гөлсинә апа китапларын үз итүен тоям һәм бу күңелләрне агарта торган яхшы әсәрләрне киләчәктә дә Бельгиягә алып кайтып милләттәшләргә укытырга кирәк дигән уйны күңелемә салып куям.

Баштарак Гөлсинә Галимуллинаның китапларын Сабантуйларда һәм башка төр милли бәйрәмнәрдә катнашучыларга бүләк иткән булсак, тора-бара без китап күргәзмәләре оештыра башладык һәм, берничә ел үтүгә, үзен дә Брюссельгә кунакка чакырдык. Гөлсинә апа бик теләп риза булды. Шулай итеп, 2016 елда Бельгиядә тәүге тапкыр татар язучысының китап презентациясе узды. Гөлсинә Наил кызы, беренче минутлардан ук мөлаемлеге, гадилеге белән Бельгия татарлары күңелен яулап алды. Очрашулар Брюссель һәм Льеж шәһәрләрендә узды. Моннан тыш, татар гаиләләренә чәйгә алулар да оештырылды. Соңгыларында рәхәтләнеп, күзмә-күз карашып сөйләшеп утырырга да җай булды. Иң беренче булып, әлбәттә, Роза апа Гөлсинә апаны чәйгә чакырды. Рамазан ае булуын исәпкә алып, кунагыбыз аңа “Алтын ачкыч” китабын бүләк итте. Әсәрнең төп герое булган Җәлил хәзрәт Фазлыев, китапны язу тарихы турында җентекләп сөйләде. Әлбәттә, без чәйгә алуларда гына йөрмәдек, Гөлсинә ханыма бөек Бельгия корольлегенең истәлекле урыннарын да күрсәттек, бар дөньяга билгеле булган Патша сараена һәм паркына да алып бардык.

Шунысы кызык, Русиянең Брюссельдәге Фән һәм мәдәният үзәгендә Гөлсинә Галимуллина белән узган иҗади очрашуга милләттәшләребез арасында гына түгел, Бельгиянең төп халкы арасыннан да килүчеләр бар иде. Шуңа күрә чара барышында Гөлсинә апаның татарча чыгышы урыс һәм француз телләренә дә тәрҗемә итеп барылды. Бу эшне күп телләр белүче кызларыбыз Әлфия Харисова белән Алия Кадерова башкарды. Гөлсинә апа китапларының язылу тарихына да, тел мәсьәләсенә дә кагылып узды, кайларга очрашуларга йөрүе турында да тәфсилләп сөйләде. Очрашулар барышында аңа: ”Ни өчен сез башлыча хатын-кыз романнары язасыз?” —дигән сорауны да еш бирәләр икән. Шул сорауларга җавап итеп Гөлсинә Наил кызы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш юлына багышланган “Алтын ачык” китабын язуын әйтте. Шулай ук “Ефәк кульяулык” китабының Сабада яшәүче бер гаиләне чигү машинасы алуга һәм шәхси эшмәкәрлеккә кертеп җибәрүе турында да тәфсилләп сөйләде һәм Вафиннарның гаилә остаханәсендә чигелгән мендәрне Брюссельдәге иң актив китап укучы Роза Хәйруллинага бүләк итте.

Чарага Бельгия язучысы Дэви Де Витте дә килгән иде. Ул да Гөлсинә Галимуллина иҗатына карата үз фикерен белдерде. Бактың исә, аның әсәрләренең геройлары да уйлап чыгарылмаган һәм тормыштан алынган икән. Ике язучыны берләштергән уртак бер сыйфат шул булды. Де Виттены Гөлсинә апаның китап презентацияләренә әсәр геройларының килүе дә бик дә кызыксындырды. Бу хакта ишеткәч ул: ”Миңа да геройларымны очрашуларга чакырырга кирәк әле”, —дип әйтеп куйды. “Сезнең чыгышыгызны тыңлаганнан соң без туган як җылысын тойгандай булдык. Гөлдәй назлы туган телебездә шундый матур әсәрләр иҗат итеп безне куандырганыгыз һәм ерак араларны якын итеп безнең янга килгәнегез өечн зур рәхмәт сезгә”, — диде чара соңында җәмгыятебезнең иң актив әгъзасы Зәйнәп Ситдыйкова. Мин исә Гөлсинә Галимуллинага Бельгия татарлары җәмгыятенең Рәхмәт хатын тапшырдым. Шулай ук, аңа Русиянең Бельгиядәге илчелеге исеменнән дә Мактау кәгазе тапшырылды.  Арытаба чара милли ризыклардан сыгылып торган чәй табыны артында дәвам итте. Бельгия татарлары, Гөлсинә апа килү хөрмәтенә, чәкчәк, өчпочмак, бәлеш кебек милли ризыклар белән беррәттән, хәтта Татарстанның үзендә дә сирәгрәк пешерелә торган талкыш каләвәгә кадәр әзерләп алып килгәннәр иде. Очрашуның формаль булмаган өлешендә Гөлсинә апага бик күп сораулар бирелде, әллә ничә чынаяк чәй эчелде.

Берничә көннән соң шушындый ук очрашулар Бельгиянең французлар яши торган Льеж шәһәрендә узды. Анда да Гөлсинә Наил кызының әсәрләре белән яхшы таныш китап укучылар җыелган иде. Гөлсинә апа залга килеп керүгә, Льежда яшәүче милләттәшебез Нәҗип Яппаров: “Мин аны нәкъ менә шушындй — мөлаем, зифа гәүдәле, кояш сыман якты йөзле итеп күз алдына китергән идем”, — дип урыныннан ук сикереп торды һәм Гөлсинә Галимуллина китапларын Мандельштам һәм Бродскийларныкы белән бер киштәдә саклавын әйтте.  Очрашу барышында Гөлсинә апа: “Бәхет — гомер юлындакылына торган ихлас гамәлләрнең кайтавазы”, дигән сүз әйтте. Шулай дип әйтте дә, безне уйга салды. Чыннан да, уйландырырлык сүзләр бит, ә?!

Дөресен әйтим, беренче тапкыр килүендә өч атна торса да, ул гына безгә җитми калды. Менә шушыны күзаллап, бер ел узуга, без аны янә Бельгиягә чакырдык. “Аулак өй” бәйрәменә. Гөлсинә апа Сабадан кабасына кадәр күтәреп килеп җитте һәм “Аулак өй” барышында анда катнашучыларга җеп эрләү буенча осталык дәресе дә күрсәтте. Бу чарага Кельн шәһәреннән гаиләсе белән бергә Флүзә Ишметьева да килгән иде. Ул 5 энә белән бәйләү үрнәген тәкъдим итте. Гөлчиһрә Тимашева исемле катнашучыбыз тамбурлы чигү технлогиясе белән таныштырды, Нидерландтан Ләйсән Гафурова исә тиредән аяк киеме эшләү үрнәген күрсәтте. Аделина Ситдыйкова исә, әнисе Зәйнәп ханым ярдәме белән тәлинкәләрне милли итеп бизәүне чарага җыелучыларга тәкъдим итте.  Кул эшләренә багышланган чарада, традиция буенча, мөнәҗәтләр, җырлар, биюләр дә яңгырады, бәетләр башкарылды. Шулай ук, чара барышында “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау”, “Наза” кебек уеннар да уйналды. Гомумән, әлеге чара  күңелләрдә тик матур хатирәләр калдырды.  Ул вакытта, әлбәттә, Гөлсинә апа шушы очрашулар тәэсиреннән соң “Тау җылысы” китабы язар, аның прототибы итеп мине алыр дигән уй күңелгә дә кереп чыкмады. Күпмедер вакыт үтүгә ул :”Мин сезнең хакта “Тау җылысы” дигән китап язам”, дип электрон хат юллагач, бер мәлгә югалып калдым. Аннары йөрәгемнең шатлыктан тагын да шәбрәк тибә башлавын тойдым. Бу китап безнең җәмгыятьнең 10 еллык эшчәнлегенә үзенә күрә бер бүләк тә булып чыкты. Әлеге әсәрендә Гөлсинә апа бер татар хатын-кызы язмышы аша ”Читтә яшәп тә милли рухны саклап буламы?” дигән сорауга җавап эзли һәм аны таба да. Ә барлык кызларның язмышы бер инде —туган нигездән читкә чыгып китү: кемдер 5 чакрым ераклыкка китә, кемдер 5000… Хәер, эш туган йортың белән араның ераклыгында-якынлыгындамыни? Иң мөһиме —тамырларыңны саклау һәм милләтеңә тугрылыклы һәм хәерхаклы булу бит!

Гөлсинә апаның “Тау җылысы” китабы минем үземә дә бик күп сорауларыма җавап табарга булышты. Миңа калса, Гөлсинә Галимуллина, бүгенге көннең иң талантлы, иң алтын каләмле, иң алдынгы карашлы язучыларның берсе. Мин барлык китап сөючеләргә дә аның китапларын укырга киңәш итәр идем.

— Лилия ханым! “Бельгия татарлары” җәмгыятендә 500 гә якын кеше исәпләнә дисез. Шулар арасында тумышлары белән Башкортстаннан булганнар бармы? Мин узем Уфа каласында эшләп-яшәуче журналист буларак бу мине бик кызыксындыра. Гомумән, сезнең җәмгыятьнең татарлар күпләп яшәгән безнең республика белән бәйләнеше ничегрәк?

—Башкортстан диюгә минем күз алдына башкорт балы килә. Башкортстанның бренды булган бал безгә төрле юллар белән килеп җитә. Беркайчан да табыныбыздан башкорт балы өзелми. Хөрмәтле башкортстанлылар! Сезгә үтенеч сүзем шул: бу һөнәрегезне туктата күрмәгез! Башкорт балы — җанга да, тәнгә дә шифа бирә торган милли ризыгыгыз сезнең. Минем ничәмә ничә төрле бал тәмләп караганым бар. Ләкин шуларның берсенең дә тәме башкорт балыныкына җитә алмый.  Бал, дигәннән. Без, җәмгыять әгъзалары белән бергәләшеп төрле фильмнар карарга яратабыз. Бер көнне “Горький мед” дигән фильм карадык. Башкорт телендә. Без ул фильмны бернинди авырлыксыз аңладык. Кызганыч, Бельгиядә мин башкорт милләтеннән булган кешеләрне очратканым юк. Ә менә Башкортстан татарлары безнең җәмгыять әгъзалары арасында бар. Мисалга, Бишбүләк районыннан Илдус һәм Зәйнәп гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Мин ышанам, килер бер көн, безнең дә Башкортстаннан килеп Бельгиягә төпләнеп яшәүче башкортлар-татарлар белән аралар якынаер, бәлки, шушы мәкаләне укып та безнең белән бәйләнешкә керүчеләр булыр. “Бельгия татарлары” җәмгыяте дип аталсак та, без үз сафларыбызга башкорт милләтеннән булган кешеләрне дә бик теләп алабыз. Алда әйткәнемчә, җәмгыять үткәргән чараларга хәтта Бельгиянең төп халыклары да бик теләп йөри. Чөнки югары мәдәниятле кеше ул башка милләтнең гореф-гадәтләре белән дә бик теләп кызыксына, һәр милләт кешесе белән дус-тату яшәргә омтыла.

—Лилия ханым! Тыңлап-тыңлап торам да, без — эшли алмаган эшләрне сезнең Европа хәтле Европада башкаруыгызга сокланам. Теләгем шул: “Бельгия татарлары” җәмгыяте киләчәктә дә шулай гөрләп эшләсен, бөтен Европа татарларын һәм башкортларын үз тирәсенә җыйсын, иң мөһиме —назлы гөлдәй туган телебез югалмасын иде. Читтә яшәүче барлык милләттәшләребез дә сезнең кебек телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә шушылай армый-талмый эшләсә, тиз генә югалмас ул безнең телебез, югалмас әле безнең гореф-гадәтләребез. Барысы да тик үзебездән генә тора. Барысы да тик үзебезнең генә кулда.

Венера Мәҗитова,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы,
Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге
XX “Бәллүр каләм” конкурсының “Туган тел” номинациясе җиңүчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*