tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Дин / Галиев мәчетендә ТР Президенты катнашында Корбан бәйрәме узды
Галиев мәчетендә ТР Президенты катнашында Корбан бәйрәме узды

Галиев мәчетендә ТР Президенты катнашында Корбан бәйрәме узды

Бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Башкалада төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды. Гает биредә  11 яшьлек Коръән-хафиз Әхмәт Шаһмәмәдов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар килгән иде.

dumrt.ru

фото president.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*