Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә( җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин) Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам абый Шакиров исеменнән корбан ашы мәҗлесе үткәрелде.

“Безнең буын кешеләре Илһам белән бергә үсте,яшәде.Илһам гаҗәеп кеше!Аның тавышына мәскәүлеләр таң кала иде. Аның белән Мәскәүдә чакта дуслашып алдык .Ул миңа хат белән акча җибәрә,”Яңа ботинка алып җибәр,калган ун сумы үзеңә,ашар өчен”,-ди торган иде.Акча өчен генә дә түгел,эчкерсез,ярдәмчел булганы өчен яраттык без аны,-дип истәлекләре белән уртаклашты Дәүләт бүләге иясе,Рәсәйнең халык артисты Ринат абый Таҗетдинов.
Сигез дистәне тутырган Камал театры актеры, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил абый Шәрәфиев тә:”Илһам –акыл иясе.Мәскәү зыялыларын таң калдырган кеше бит ул.Илһам –татарның гасырлар буе кысылып килгән моң чишмәсе ул!”—дип, мәҗлескә килүчеләрне хәйран калдырды.

Зөһрә апа Сәхабиева башкаруындагы мөнәҗәтләр аш табынына нур өстәде.
Узган елларда ифтар ашларында Илһам абый үзе дә бик теләп катнаша,татар халкының тарихын,мәдәниятен тирән итеп белүе белән безне таң калдыра иде.
Корбан ашыннан күренекле җырчыбызга исәнлек теләп,милләтебезнең шундый улы булуы белән горурланып таралыштык.
Фәрид Фәиз улы Мифтахов, хаҗи,
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе.







