12 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия Республикасына эш сәфәре кысаларында бу илдә яшәүче татарлар вәкилләре белән очрашачак дип көтелә.

Татарстан делегациясендә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та бар.
Италиядәге татарлар күренерлек күләмдә 20 йөзнең урталарында яши башлаганнар дип исәпләнә. Соңгы елларда бу илгә эшләргә яки укырга килүчеләр саны бермә-бер артты.
2013 елда “Италиядәге татарлар” дигән исем астында мәдәният ассоциациясе төзелде. Аның рәисе – Зөһрә Мәҗитова. Бу ассоциация Италиядәге Россия ватандашлары оешмаларының координацион советы һәм “Ауропа татарлары альянс”ының идарәсе әгъзасе булып тора.
“Италиядәге татарлар” мәдәният ассоциациясе үз алдына милләттәшләребезнең милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү, Татарстан Республикасын Италиядә таныту кебек мөһим бурычлар куя.