tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей ярышы узды
Киров өлкәсендә Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей ярышы узды

Киров өлкәсендә Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей ярышы узды

2020 елныӊ 25 гыйнварында Киров өлкәсе Нократ аланы Урта Шөн авылында 5нче Төбәкара Бөек Ватан сугышында җиӊүнеӊ 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей ярышы узды. Ярышта Киров өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы командалары катнашты. Җиӊүне Урта Шөн авылы хоккейчылары яулады.

Хоккей ярышын уздыручылар: Киров өлкәсе татарларыныӊ мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешма җитәкчесе Р.Фәсхетдинов, Нократ аланы район җитәкчесе А.Чернов, Урта Шөн авыл җирлеге җитәкчесе Ф.Ибрагимов.

Чараны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Закиров, Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ф.Галимов зур ярдәм күрсәттеләр.

Рәүф Фәсхетдинов

Один комментарий

  1. Афәриннәр! Мин бик шат сезнең зур уңышларыгызга!! Исәнлек-саулык, эшегездә һәм тормышыгызда яңадан-яңа җинүләр, хыялларыгыз, ниятләрегез матур һәм саф булсыннар, гаиләләрегездә тынычлык, тигезлек булсын!!
    Иң изге теләкләр белән Чита төбәгеннән, Таһир Әгъләм улы Әгъләмов.

Фикер калдырырга Таһир Әгъләм улы Әгъләмов Отмена

Обязательные поля отмечены *

*