tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять / Конгресстан соң…
Конгресстан соң…

Конгресстан соң…

Язмыш шулай туры килгәндер: күбебез туган җирдән аерылып, вакытлыча яйсә  кайтмаска дип еракларга китеп барган. Ләкин бала-чактан ук үз халкына, үз иленә һәм мәдәниятенә карата ана сөте белән сеңгән сөю хисен саклап кала алганнар һәм Ватаннары белән булган тыгыз бәйләнешне аеруча үткен сизәләр. Туган ягыбыздагы бөтен вакыйгаларны без йөрәкләребез аша үткәрәбез. Бу иң беренче чиратта, икътисади һәм сәяси үзгәрешләр, спорт һәм башка өлкәләрдән тыш, милли үзенчәлеклелегебезне юкка чыгармыйча дәвам итү мәсьәләсендә ачык күренә. Мисал өчен, туган мәдәниятебездән ерак урнашкан кешеләр буларак, туган телнең әһәмиятен ассызыклап үтәсем килә.

Сергей Довлатовның «Кеше шәхесе 90% ка телдән тора» дигән сүзләре искә төште. Килешәсезме? Иң кадерле һәм иң кыйммәтле буыннан буынга күчә торган байлык – ул тел. Безнең җитәкчеләребезгә, һәммәбезгә, аеруча һәр беребезгә иң башта татар теленең киләчәге турында кайгыртырга кирәк, чөнки тел бетсә, халык та юкка чыга. Тел шәхескә «рухи геннар» сала, алар бары тик тәрбияләү нәтиҗәсендә генә киләчәк нәселгә күчә алалар. Халык рухы телдә яши, үз телен югалткан кеше милли рухын, милли йөзен җуя.  Уңайлы очракта, кеше чит милләт телен үзләштереп, башка халык әгъзасына әверелә. Ә иң аянычлысы – ике арада калып, күңелгә тынычлык, милли азык  таба алмыйча ят кеше булып яшәү була.

Күпме әбиләр үз оныклары белән саф татар телендә сөйләшер урынына, телләрен вата-вата урысча аралашырга мәҗбүрләр.  Соңыннан без «яшьләр нигә туган телдә сөйләшми?», — дип гаҗәпләнәбез. Әйе, бу проблема гаиләгә килеп тоташа. Монда җәмгыять түгел, ә һәр беребез гаепле. Әлеге мисаллар сирәк күренеш түгел:  «Вот без анда бардык, лечить итәргә надо, бик сложный булды ул». Рәсәйдә туган телебез белән менә мондый аңлашылмаучылык килеп чыкты да инде. Җәмгыять татар теленә өйрәтмәс, анда барысы да бер телдә аралаша: Америкада – инглизчә, Алманиядә – алманча, Русиядә – русча. Туган телне саклап калу тулысынча гаилә җилкәсенә йөкләнә. Патша заманында бар «инородец»ларны руслаштырганнар, ләкин гаиләләрдәге тәрбия-рух аркасында гына татарлар үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап кала алганнар. Хәзерге гаиләләр элеккегеләрдән бик нык аерылалар, җәмгыять тә ул көчне югалтып бара. Димәк, үзебездән башларга кирәк түгелме?

Чит илдә яшәүче якташларыбызга ярдәм итү программасы, кызганычка каршы, бүген бары тик рус мөхите  һәм рус теле белән генә чикләнә. Бу «сукырлык» шушыннан күренде: Октябрь аенда Санкт-Петербугта узган  Бөтендөнья рус ватандашлары конгрессында чит илләрдәге татар диаспоралары турында сүз кузгатылмады да дисәк була. Русиянең күпмилләтлелек мәсьәләсеннән читкә тайпылу, чит илләрнең этноцентризмга барып тоташуны аңлата Безнең этник киңлегебез ниндидер бер мәдәният белән генә чикләнми, ә гомумән төрле мәдәниятләр, диннәр бәйләнешендә тора. Бөек әсәрләрне аерым бер илнең якташлары түгел, ә теге яки бу милләт әһелләре иҗат итә. Мисал өчен, руслар Пушкин белән горурлана, аварлар Гамзатовны хөрмәт итә, алманнарның горурлыгы булып  Гете тора, ә без татарлар — Тукай белән Җәлилне олылыйбыз. Алар үз туган телләрендә иҗат иткәннәр. Шуның өчен чит теллеләр арасында яшәүчеләрнең ничек тә булса танылырга тырышулары аңлашыла. Без дә бу яктан берникадәр уңышка ирештек. Шуның ачык дәлиле булып, күп еллар дәвамында бюджеттан өстәмә бер тиенсез, бары миллипәрварлылык хисе ярдәмендә чыккан 3-телле (татарча, русча һәм аманча) электрон журналыбыз тора. Искәрмә буларак, шуны әйтергә кирәк:  татар текстларын латин хәрефләрен кулланып яздык. Бу журнал фәнни эзләнүләрнең  объекты булды, аның турында фәнни мәкаләләр язылды һәм диссертация якланылды. Әлеге журнал хезмәткәрләренең шөгылен танытуга  рәхмәт йөзеннән башкарылган зур эш түгел мени бу?

Без хаман оныта алмыйбыз,  15 ел элек чамасы барыбыз да дәртләнеп, татар теленең рус теле белән тигез хокуклы булуына өметләнә идек. Безнең мәдәниятебез дә, республикабыз да нинди күтәренкелек эчендә иде! Кызганыч, соңгы елларда эшләр алга китмәде, киресенчә, башта латин әлифбасыннан баш тартырга туры килде: Конституцион хөкем татарларга, илнең бердәмлегенә зыян киләчәк дип, латин әлифбасына күчүне тыйды. Без үзебезнең нинди әлифба  сайлаячагыбызның хокукын яклап кала алмадык  ә бәлки теләмәгәнбездер генә… Татарлар мең елдан артык гарәп язуыннан файдаланган һәм Русиянең бердәмлегенә моннан бернинди зарар килмәгән. Соңыннан, ниндидер “акыллы башлар» безнең телебездәге авазларның әйтелешенә кайсы әлифбаның туры килүенә карар чыгаралар. Хәзер инде татар мәктәпләренә, туган телдә белем алуга күпләп һөҗүм итә башлаганнар. Менә ул эчке каршылыкның манзарасы! Кайнаган чәйнектән чыккан пар сыман, ул каршылык та бер көнне ташып чыгачак. Татар, бурят, мари телләре Русиянең бердәмлегенә чыннан да зыян сала ала мени? Рәсәйне, дөрестән дә, акыл белән аңлап булмый. Шуның өчен безгә ватаныбызда милли үзенчәлеклелегебезне саклап калырга җай кирәк. Ә моның дулкыннары алга китәчәк һәм Рәсәй диаспорасы күпмилләтлелеге белән горурланаячак. Чит ил диаспораларында рус үзәкләре генә түгел, ә Рәсәй мәдәниятенең үзәкләрен ачарга кирәк. Анда милләтләрнең басмасы, фонотекасы, әдәби әсәрләре, милли символикасы җибәрелергә тиеш булачак. Кирәк булса, тел дәресләрен дә оештырырга булыр иде. Хәзергә бу эш белән аерым энтузиастлар гына шөгыльләнә. Милли чагылышларны бастыру җәмгыятьтә түземсезлекле, каршылык рухын уята. Ә менә югары әхлаклы, хөрмәт тулы мөхит булдырсак, без телләрнең күплеген дә саклап калыр идек, бердәмлегебезне дә куәтләндерер идеек.  Нәтиҗәдә, болар барысы көчле Рәсәй диаспорасына, рус түгел, ә Рәсәй дөньясына ныклы нигез булыр иде. Шуның өчен, тәкъдимемне инде ничәнче тапкыр, колаклары ишетә торган кешеләргә өметләнеп, кабатлап әйтәм: 2007 нче елның Рус теле елы дип игълан ителгәне кебек үк, Рәсәйнең калган милли телләренә багышланган еллар да игълан ителсен идее. Бу чара илдәге хөрмәт һәм аңлашу даирәсенә ныклы нигез салырга ярдәм итәр иде.

Тере татар телен ишетү мөмкинлекләреннән берсе булып татар телевидениясы тора. “Татарстан – яңа гасыр” каналын карау мөмкинлеген без бик озак көттек. Элемтә иярчене татар авазын бөтен җиргә дә җиткезә алмыйлар иде. Һәм менә ниһаять! 2007 елда татарларның дүртенче Дөньякүләм конгрессында без тәүлек дәвамында татар телендә тапшыруны алып бару турында мөрәҗәгать белән чыккан идек.

Хәзер без ТНВны, чиксез сөенеп, интернеттан һәм иярчен ресиверлардан карыйбыз. Бөтен иҗади коллективка рәхмәтләремне белдерәм. Аларның тырышулары ярдәмендә туган телебездә искиткеч тапшырулар һәм концертлар карый алабыз. Тыйнаксызлыгыбызны гафу итегез инде, соңгы араларда без дә яңалыклар һәм башка тапшыруларга да үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Октябрь башыннан бирле Берлиннан кечкенә генә бер энтузиастлар төркеме атна саен Алманиядә яшәүче татарларның тормышы турында Казанга кызыклы сюжетлар җибәреп тора. Шуның өчен сезгә тагын бер тәкъдимем булачак: Алманиядә ТНВның Аврупа бюросын ачу мөмкинлеген карагызны, зинһар, үтенеп сорыйм. Без моннан оператив рәвештә Аврупа татарларының тормыш басымының тибешләрен җибәреп торыр идек. Шулчакта безнең тамашачыларыбыз да ерак милләттәшләребезнең тормышы турында хәбәрдәр булырлар иде. Татарстан Республикасы өчен исә — бу Аврупа үзәгендәге стратегик мәгълүмати платформа ролен дә уйнар иде.

Ә инде әле ныгытасы якларга килгәндә, Интернет челтәрен әйтергә кирәк. Безнең яшьләребез бик актив. Алар шактый эшләр башкаралар һәм кайчак алар артыннан өлгерергә дә мөмкин түгел. Артта калмас өчен, яшьләр белән үз телләрендә сөйләшергә кирәк, алдынгы технологияләр өлкәсе дә шул исәптән. Мәгълүмати киңлек мәсьәләсе аерым игътибар таләп итә. Ә бүгенгә безнең хәлләр шушындыйрак: Татарстан һәм татарлар республика белән милләт данын үстерү өчен Интернетны тулысынча файдаланмый. Татар сайтларын карап чыксаң, аларның күбесе танышуларга юнәлә. Татар язучыларының, композитларының әсәрләрен эзләсәң – мәгълүмәт бик аз. Шуның өчен бик күп илләрдә танылган мәдәният хезмәткәрләрен түгел, хәтта Татарстанны да белмиләр. Чит илдә таныш булган бер татар артистын булса да әйтеп карагыз. Этник татарларны түгел, ә нәкъ татар артистларын. Монда алар – йолдыз, әмма халыкара мәйданда без аларның исемнәрен белмибез. Бу аларның җитәрлек дәрәҗәдә профессиональ булмауларыннан түгел, әлбәттә.

еспубликабыззның милли байлыгын дөнья байлыгының бер өлеше итеп ясый алмавыбыз – безнең хата. Ә татарчадан башка телләргә тәрҗемәләр ни хәтле? Аеруча, инглиз, алман, испан телләренә? Татар әдәбиятының, көйләренең танытуы белән беркем дә шөгыльләнми. Ләкин искәрмәләр дә бар, әлбәттә. Гасырлар узгач, теге яки бу халыкның үсеш дәрәҗәсе турында, спорт уңышлары буенча хөкем йөртмәячәкләр, анысы да начар булмас иде. Халыкның үсеш дәрәҗәсен һәрвакыт аның фән, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге казанышларына карап бәялиләр һәм киләчәк буыннарга ңиткезәләр. Мәсәлән, Афины һәм Спарта шәһәрләрен алсак, Спартаның исеменнән башка кеше хәтерендә берни калмаган. Әмма Афины турында сүз барганда, һәркем архитектурасын да, сынчыларның иҗатларын да, галимнәрнең ачышларын да, борынгы Элладаның бөек шагыйрьләреннән һәм фикер ияләреннән калган әсәрләрне искә ала.

Бүгенге көн кадагына сугылган проблемалар – болар бары тик безнең халык алдында торган һәм чишелергә ниятләнгән әйтеп бетергесез проблемаларның берничәсе генә. Димәк, татарларның халык буларак билгесезлектә югалып калмас өчен, алар бик тиз арада хәл итүне таләп итәләр.

Автор: Венера Вәгыйзова
Источник:  tatarlar-deutschland.de

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*