6 нчы апрельдә Курган өлкәсендә гомер итүче Әхәтовлар гаиләсе барсы бергә җыелып Татарстанга килде. Биредә, Чаллы шәһәрендә, “Гаилә хәзинәләре” дип аталучы I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестивале узды. Ул өч этапта оештырыла.
- Гаилә белән таныштыру
- Иҗади чыгыш
- Гаиләнең иҗади эшләре
Фестиваль-конкурста катнашучы Әхәтовлар гаиләсе барлык этапларны да уңышлы гына уздылар. Гаиләләре бик булган, тырыш. Баянда да уйныйлар. Җырлыйлар да.
“Гаилә хәзинәләре” фестивалендә барлыгы 12 гаилә катнашты. Алар Курган өлкәсе, Магнитагорск шәһәре, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Татарстан республикаларыннан килгән.
Әхәтовлар гаиләсенә фестиваль уңыш китерде. Алар “Музыкаль гаилә” номинациясендә чыгыш ясап җиңүче дипломына лаек була. Гөлфирә һәм Камил Әхәтов февраль аенда бергә гомер итүләренә 40 булуны билгеләп үткәннәр иде. “Бу җиңү безгә икеләтә бәйрәм,”- ди алар.

Дамирә Степных,
“Дуслык” татар-башкорт
милли мәдәнияте үзәге җитәкчесе
