tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф / Мамадыштагы балалар бакчалары: “Кояшкай” да “Миләшкәй”
Мамадыштагы балалар бакчалары: “Кояшкай” да “Миләшкәй”

Мамадыштагы балалар бакчалары: “Кояшкай” да “Миләшкәй”

Шушы көннәрдә Татарстанның Мамадыш шәһәрендәге “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы “Миләшкәй” балалар бакчасында булды. Алар анда гореф-гадәтләребез хакында сөйләштеләр. Балалар белән җырладылар биеделәр, күңел ачтылар.

“Ак калфак” ханымнары шулай ук “КоМамадыш балалар 1яшкай” балалар бакчасында да булганнар. Бу турыда Роазия Ибраһимова яза:

– “Кояшкай“ның исеме җисеменә туры килеп тора икән. “Май чүлмәге тышыннан билгеле“ дигәндәй, баскыч төбеннән башланган чисталык эчкә кадәр дәвам итә.

Үз телебездә ягымлы итеп:  “исәнмесез, рәхим итегез, керегез“, –  дип безне ачык чырай белән Татьяна Сурмава каршы алды. Балалар  белән балаларча, зурлар белән зурларча, кирәк икән татарча да сөйләшә белүче бу ханымны “балалар йорты“ директоры булган чорыннан хәтерлибез. Үз эшенә җаваплы, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел, гадел җитәкче итеп беләбез.

“Туган тел айлыгын“  монда зурлап үткәрәләр икән. Без килгән көн, татар ашларына конкурс уздырган көнгә туры килде. Ниләр генә  ясамаганнар тозлы камырдан : бизәкләп, чәчәкләп ясалган бәлеш, гөбәдияләр, өчпочмак, сумсалар һәм тагын күп тәм-томнар.  Боларны татар  халкының милли ризыклары белән таныштыру максатыннан тәрбиячеләр балалар белән бергәләп ясаганнар икән. Бакча буйлап сәяхәт кылып йөрдек. Рус балалар бакчасы дип килгән идек, һәр бүлмәдә ике телдә дә әти-әниләр өчен киңәш-белешмәләр, төрле мәгълүматлар тупланган. Матур итеп исәнләшеп, түргә узуыбызны сорыйлар. Һәр жирдә артык кычкырып тормый торган зәвыклы бизәлеш, пөхтәлек, тыныч, дус мөгалләмә. Максатыбыз балалар белән аралашу, танышу иде. Музыка бүлмәсендә безне мөктәпкә әзерли торган төркем балалары каршы алды. 30лап бала безгә күптәнге танышларын күргән кебек елмаеп, көлеп торалар.  Зурлар белән аралаша белүләре гаҗәпләндерде: бернинди тартыну, оялу хисе юк. Рәхәтләнеп татар телендә шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр. Тәрбиячеләре Вера Задорожная, музыка җитәкчесе Анна Бабатьева, татар теле тәрбиячесе Роза Нартдинованы балалар күз карашларыннан аңлыйлар, бала белән ана  арасында була торган җылы, йомшак мөгамәлә бар аларда. Юкка гына тәрбиячеләрне балаларның икенче әниләре димиләрдер инде.

Мамадыш балалар 2

Без дә буш килмәдек. Туган тел ае икәнен истә тотып, Тукай әкиятләренә, шигырьләренә викторина уздырдык.  Менә дигән җаваплары белән таң калдырдылар, әкиятнең асылын аңлап сөйли балалар: “Су анасы“нда, “Нәрсә начар, нәрсә яхшы“, “Сөткә төшкән тычкан“ әсәре нәрсәгә өйрәтә һәм башкалар. Балалар үз фикерләрен рәхәтләнеп әйтәләр, исбатлыйлар. Бу атна-ай түгел, системалы рәвештә эшләү нәтиҗәсе. Өстәлләрдә берсеннән-берсе матур чигүле ашъяулыкларны, балалар башындагы яулыкларны күргәч, кем чиккәнен сорамый түзмәдек. Татар теле тәрбиячесе Роза Әгъмалованың кул эшләре икән. Ә конкурска балалар өчен костюмнарны тәрбияче Вера Павловна үзе теккән, беркемгә ялынасы, заказ биреп йөрисе түгел. “Радуга детских талантов“ конкурсында ике биюе,  бер җыры белән җиңү яулаган Анна Григорьевна – үз эшенең остасы. Берсеннән-берсе матур җырлары белән балалар безнең күңелләрне җылытты.

Без “Кояшкай“да вакытның ничек узганын да сизмәдек. Күпмедер вакытка балачак илендә рәхәтләндек, көлдек, шаярдык: бергәләп йөзек салыш та, “Кәрия-Зәкәрия“ дә уйнадык. Алып килгән бүләкләребезне өләшеп, “Туган тел“не җырлап, “Их, безнең оныклар да шундый бакчага йөрсәләр, күңелләребез тыныч булыр иде“- дип аерылыштык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*