tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Милли китапханәгә яңа җитәкче билгеләнде
Милли китапханәгә яңа җитәкче билгеләнде

Милли китапханәгә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа директоры вазифасына ТНВ каналында элеккеге генераль директор урынбасары һәм яңалыклар бүлеге җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. 5 август көнне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова китапханә коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Мәдинә Тимерҗанова 1956 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Октябрь районының Яңа Әлмәт авылында туа. 1979 елда ул Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый.

2001 елдан — «Хөррият» мәгълүмати, аналитик һәм мәдәни эшчәнлекне икътисади үзгәртеп коруларга ярдәм итү коммерцияле булмаган фонд генераль директоры.

2002-2005 елларда — «Татарстан» ДТРК рәисе урынбасары.

2006-2016 елларда — «Татмедиа» ААҖ «Казан» телерадиокомпаниясе филиалы генераль директоры.

2016 елдан — «Яңа Гасыр»ТРК» — «ТНВ» АҖ генераль директоры урынбасары.

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*