tatruen
Баш бит / Слайдер / Оксфордта галимнәр Европада татар тарихы буенча төпле монография әзерләү планы буенча фикер алышты
Оксфордта галимнәр Европада татар тарихы буенча төпле монография әзерләү планы буенча фикер алышты

Оксфордта галимнәр Европада татар тарихы буенча төпле монография әзерләү планы буенча фикер алышты

7 апрель Оксфордта “Дөнья тарихында татарлар” халыкара конференция кысаларында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Европа белгечләре белән очрашу үткәрде. Будапешттагы Этвеш Лоранд исемендәге университет профессоры Иштван Вашари һәм Польша фәннәр академиясенең Тарих институты профессоры Дариуш Колодзейчик белән Европадагы татарлар тарихы буенча төпле монографияләр әзерләү һәм халыкара фәнни конференцияләр уздыру турында сөйләшүләр алып барылды.

Хәзерге вакытта Россия галимнәре һәм Европа белгечләре кергән авторлар төркемен туплау бара. Алар ике томлы “Европада татарлар: тарих һәм бүгенге көн” исемле монография язачаклар. Беренче том татар халкының ата-бабалары булган кабиләләрне искә алган Европаның тарихи чыганаклардан башлап бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә алачак. Икенче томга татарларның актуаль социо-этник үзенчәлекләренә, бүгенге Европада татар диаспораларының хәленә багышланган тикшеренүләр керәчәк дип планнаштырыла.

Очрашу кысаларында Польша тарихчылары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралды. Ул “Көнчыгыш Европада сигез гасырлык аралашулар: поляк-татар мөнәсәбәтләре” темасына нигезләнә. Быел җәй шушы исем белән Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм Варшава университеты галимнәре халыкара конференция үткәрергә ниятләп тора.

Профессор Дариуш Клодозейчик поляк-татар мөнәсәбәтләрен өйрәнүдә латин телендә язылган чыганаклар белән эшләүнең әһәмиятен ассызыклады. Польшаның борынгы актлар архивында гына да татарларга кагылышлы 700 дән артык документ саклана, диде ул. Иң борынгысы 1514 елга карый.  Әлеге итальян теленең  генуз диалектында язылган грамотаны Кырым ханы Миңлегәрәй  Польша короле  Сигизмунду I гә язган. Безнең беренче эшебез – документларны электрон форматка күчерүдә хезмәттәшлегебезне киңәйтү, ныгыту, шуның белән бу тарихи мәгълүматны ачык кулланылышка кертү, дип ассызыклады Д. Клодозейчик.

Тарих фәннәре кандидаты Марат Гибатдиов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтүе астындагы проект – “Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларында һәлак булган татарларның мемориаль каберлекләре”н җарлап тикшерү турында сөйләде. Россиядә дә, Европа илләрендә дә күп кенә эш эшләнгән, ләкин бу мәгълүмат төрле урыннарда саклана, таркалган. РФ хәрбиләренең “Мемориал”, “Татарстанның Хәтер китабы” кебек рәсми проектлардан тыш, галимнәрдә, энтузиастларда шактый күп мәгълүмат саклана. Безнең максатыбыз – татар гаскәриләренең гомуми хәтер китабын җыеп туплау, диде М.Гибатдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*