enrutat
Баш бит / Олы хөрмәткә ия булган ветеран
Олы хөрмәткә ия булган ветеран

Олы хөрмәткә ия булган ветеран

10 нчы гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны Айният Хөснетдин улы Хисмәтуллинны 90 яше белән Вагай район хакимиятенән, ветераннар оешмасыннан вәкилләр, туганнары, балалары, онык-оныкчыклары котладылар. Күбәк авылында гомер кичергән Айният Хөснетдин улы кышын Тубыл шәһәрендә кызы Гайшәдә яши. 90 яшенә чыккан Айният абыйга сугыш ветераны таныклыгын тапшырганнар. 1941-45 нче елларны ”Җиңү яулауга керткән өлеше өчен” медальләр белән бүләкләнгән Айният Хөснетдин улының балачагы һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

12 яшеннән авыр хезмәт юлын башлаган Айният абый ул чорның афәтләрен йөрәге аша үткәрә. Авылдашлары, гаиләсе, әти-әнисе, энеләре-сеңелләре белән кичергән кайгы-хәсрәтләр, ул еллардагы авырчылыклар турында ветеран хатирәләре белән уртаклашты. “Сугыш башлангач авылыбызның ир-егетләре фронтка китте. Безнең әтиебезне хезмәт армиясенә алдылар. “Уралмаш”тан әти әйләнеп кайтмады. Шунда вафат булды дигән кайгылы хәбәр алдык. Әниемнең ике бертуганы да яу кырларында мәңгелеккә ятып калдылар. Сугыш елларында сеңелләрем Мөкәрәмә белән Мөнәвәрә дә үлеп китте. Ачлык, ялангачлык иде. Аларның артыннан тирән кайгыларны кичерә алмаган әнием мәрхүм булды. Бөтен авырлык минем җилкәмә төште. Авыл җирендә, колхозларда сугышка киткән ирләрне хатын-кызлар, яшүсмерләр алыштырды.

Миңа әле ике энемне, сеңлемне аякка бастырырга кирәк бит. Яшем зур булмаса да өйләндем. Беренче хатыным ятим бертуганнарымны рәнҗеткәнен күреп озак яшәмәдем, аерылдым. Икенчегә өйләндем. Бибинурым-икенче хатыным белән сугыштан соңгы авырчылыкларны бергә уздык. Колхоз кырларында аш чәчтек, урып-җыю эшләрен башкардык. Көзен ашлыкны җыеп дәүләткә җибәрәбез. Планны үтәргә тырышып һәр гаилә көне-төне эшләде. Фермада да эшләдек, печән дә чаптык. “Максим Горький”, “Сталин”, “Сибирь”- өч авыл колхозларын берләштерделәр. Мин “Первухино” исемле колхозда бригадир булып хезмәт юлымны дәвам иттем. Ул елларны авылларда кеше күп иде. Татар Вагайда- 640 кеше, Яркәүдә -354 кеше тырышып эшләгән, яшим дип яшәгән елларны онытып булмый. Илгә килгән сынау-сугышны җиңеп чыктык. Бу Җиңү бик авыр килде авыл халкына да. 1947 нче елны безнең авыл фермасында сибирская язва чиреннән атлар үлде. Алар күмелгән урынны, елга буендагы ярны өлкәннәр хәтерлиләр.

Мин, өлкән булсам да, җәен яр буена чыгып карыйм. Елга ярга якынлашып килә. Авыл җирлеге хакимияте бу хәвефле хәлне белә. Яман чирнең агулары елгага төшмәсен иде, дип борчылам. Өлкәбез башлыклары да бу хәлне ишетсеннәр, ярдәм итсеннәр иде. Үземнең гаиләмдә бер-бер артлы ун бала туды. Ике егет, сигез кызны үстерү, укыту, тәрбияләү җиңел булмады. Аларны да эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштык. Уз хуҗалыгыбызда сыерлар тоттык, бакчабызда яшелчә, күп итеп бәрәңге утырттык. Көндез колхоз эшләрендә эшләсәм, төн елгада, балык тотарга төштем. Үз гомеремдә ике йорт төзедем. Беренче йортыбызга 1954 нче елны күчендек, 1970 нче елны икенчесен, яңасын салдык. Кече улыбызны армиягә әнисе мәрхүм булган елны алдылар. Исән-сау хезмәт итеп кайтты. Тормыш иптәшем иртә бакыйга күчте. Хәзер рәхәтләнеп яшисе иде. Пенсия акчалары җитәрлек. Дәүләтебез, тормышыбыз белән мин канәгать. Балаларыма, онык-оныкчыкларга сөенеп яшим. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар булмасын, “-дип ветеран теләкләр теләп калды..
Олы хөрмәткә ия булган ветеранга хәерле озын гомер телибез. Якыннарыгызның рәхәтендә, мәрхәмәтендә яшәргә язсын.

Римма Умитбаева
Тубыл