tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Оренбург өлкәсенең Никитино авылы

Оренбург өлкәсенең Никитино авылы

Оренбург өлкәсенең Никитино авылыга 1742 елда нигез салынган. 18 гасырда дәүләт чикләрен саклау өчен бу урынга нугай татарларын күчереп утырталар. Татарлар бу авылны “Рәдүт” дип атап йөрткәннәр, ә ул исә француз телегндәге «redoute» сүзеннән барлыкка килгән. Өлкән яшьтәге татарлар авылларын бүген дә шулай атап йөртәләр. Элекке заманнардан ук авылның кул эше осталары кәҗә йоныннан ак һәм кара шәлләр бәйлиләр.

Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан җирләре буенча агып үткән Сакмар елгасы авыл янында матур гына борылыш ясый. Бу елга татар һәм башкортларда бик популяр, аны данлап җырлар җырлана, ул җырларда бу халыкларның күпгасырлык күңел кичерешләре чагылыш алган. Шундый җырларның берсен Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә башкара, Сакмар дип аталучы озын көйле бу җыр татар халык музыкасының  алтын фондына кертелгән.

Авылда татарлардан тыш руслар да яши. Никитино авылы автомобиль юлы буенча Оренбургтан көнчыгышка таба якынча 80 чакрым, Казанннан көньяк-көнчыгышка таба якынча 800 чакрым ераклыкта урнашкан.

http://www.caravanarba.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*