Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы башкаласына эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан вице-премьеры, бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Әнкараның Казан татарлары Мәдәният һәм үзара аңлашу җәмгыяте рәисе Фуат Тиниш Рөстәм Миңнехановка туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу эше, иҗтимагый оешманың тарихы турында сөйләде, оешмага 1965 елда нигез салынган булган.
Җәмгыять активистлары Татарстан кунаклары өчен берничә татар җыры башкардылар һәм шигырьләр укыдылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә татар телен һәм мәдәниятен саклап калу мәсьәләләренә булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Сез – безнең өчен үрнәк», – диде ул.
Очрашу барышында татар милли мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре өчен җәмгыятьнең берничә вәкиленә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды.
Материал http://president.tatar.ru сайтыннан алынды







