” Артист буларак, мин аңардан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Без аның белән партнерлар булып та уйнадык. Тормышта бик күңелле кеше иде ул. Аны бер тыңлап утыру- үзе бер гомер иде. Аның сөйләвеннән без рухи азык ала торган идек”. Бу юллар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкина истәлекләреннән. “Үзе. Һәм үзе турында” исемле китапта Габдулла Шамуков хәзерге заман укучысына төрле яклап ачылачак. Ул артист та, тәрҗемәче, мәсәлләр иҗат итүче, кыскасы күпкырлы талант иясе.
Чыгышы белән Габдулла Шамуков Ульяновск өлкәсеннән. Бу җыентыкны туплап бастыручылар да шушы төбәктән. Басма Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы ярдәмендә дөнья күрә. Алар биредәге татар милли-мәдәни мохтарияте башлангычын хуплап, ” Россиядә театр елы” уңаеннан, китапны чыгарырга булышалар.
Габдулла Шамуков татар театры тарихында тирән эз калдырган артист. Өлкән буын ул уйнаган рольләрне әле дә сагынып искә ала. Аның иҗаты – театр юлын сайлаган яшьләр өчен зур тәҗрибә мәктәбе. Китапта Габдулла Шамуковның төрле рольләрдәге фотолары да бирелгән. Менә ул революция юлбашчысы В.И. Ленин, икенче фотога күз салсаң, ул – Тукай образында. Хәйләкәр дә, зирәк тә Хуҗа Насретдин образында да күреп була.
Артист мәсәлләр иҗат итү остасы буларак та билгеле. И. Крылов әсәрләрен дә татар теленә тәрҗемә итә. Үзе язган мәсәлләрдә ул кеше психологиясен бик нечкә ачып бирә алган. Аларда гыйбрәт тә, киңәш тә, уйландыра торган фикер дә салынган.
“Үзе. Һәм үзе турында” җыентыгы Габдулла Шамуковның тууына 110 ел булу уңаеннан зур бүләк булды. Китап 700 данә тираж белән дөнья күрде.
Энҗе Шәйхетдинова