“Агач тамырлары белән нык, халкыбыз буыннар арасындагы бәйләнеш белән!” 30 июньдә «Чекерил» спорт комплексында Удмуртиянең Республикакүләм Сабан туе нәкъ менә шундый сүзләр белән башланып китте. Тамырлары белән көчле татар халкы, гореф-гадәтен саклап, ике мәйданда бәйрәм итте бу көнне. Милли бәйрәмебезгә агымдагы елда 15 меңгә якын милләттәшебез җыелды. Можга, Сарапул, Воткинск, Ижау, Глазов шәһәрләреннән, Балезино, Якшур-Бодья, Завьялово, Кияс, Игра, Воткинск, Каракул, Кече Пурга, Алнаш, Сарапул, Юкамен, Сюмси, Ува, Воткинск, Камбарка районнарыннан, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан килгән кунаклар, иҗат коллективлары ат чабышы, көрәш, халкыбызның милли уеннарын, артистлар чыгышын тамаша кылып хозурланды.


Республиканың төрле районнарыннан килгән ансамбльләр дә сәхнәләрдә чыгыш ясадылар. Бу — беренчедән, Ижау сәхнәсендә чыгыш ясап, үзеңне күрсәтү булса, икенчедән, башкаларны күреп, үрнәк алу.
Сабантуй әләмен күтәрү хокукын — “Купол” электромеханика заводының генераль директоры, Удмуртия республикасының мактаулы гражданины Фәнил Газиз улы Зыятдиновка бирү бәйрәмебезнең дәрәҗәсен күтәрде. Гомеренең 40 елдан артыгын әлеге заводка багышлаган милләттәшебез, радиоаппаратура көйләүчедән генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхесне безнең республикада гына түгел Россиядә дә беләләр. I дәрәҗә Александр Невский орденына ия булган Фәнил Зыятдинов турында “эш аты” диләр. Ул флаг янына атлауга мәйдан аны көчле алкышларга күмде.
Сабантуйның пролог өлеше Удмуртия тарихына багышланды. Борын-борыннан ата-бабаларыбыз нәсел шәҗәрәләрен төзеп килгән, һәр гаиләдә ким дигәндә җиде буын бабаларын белгәннәр. Бүгенге көндә Удмуртиянең төньяк районнарында гомер кичерүче Чүпче татарларының, Ижау татарларының килеп чыгышларын сәхнәләштереп күрсәтү, тарихи шәхесләр Морза Котлымөхәммәт Тәфкилев, Петр Шувалов, Андрей Дерябинны сәхнәгә күтәрү, мәртәбәле татарларның исемнәрен атау, ачык күргәзмәләрдә Ижау, Чүпче татарлары тарихы белән якыннан таныша алу мөмкинлеге булу — Сабантуйның эчтәлеген тагын да баетты.
Агымдагы елның Сабан туе яңалыкларга бай булды: калфак тегү остаханәсе, балалар Сабан туе, понилар ярышы, мотошоу узды. Аеруча шикәр комы күтәреп йөгерү, кечкенә арбада гүзәл затларыбызны утыртып йөртү, халык өчен бик кызыклы булды. Көрәш мәйданында бил алышу бик күпләрне җәлеп итте. Бәйгедә Ижау, Саба, Әгерҗе, Яр Чаллы, Сарапул шәһәрләреннән килгән егетләр катнашты. Бик күп яңа көрәшче егетләр исемнәре яңгырады. Нәтиҗәдә, республикакүләм Сабантуйның тәкәсе Яр Чаллы шәһәре егете Илдар Хәмитов җилкәсенә менеп кунаклады. 70 кг га кадәр үлчәүдә Ижаудан Андрей Мамонтов, 90 кг га кадәр — Ренас Кәлимуллин (Менделеевск) беренче урынга лаек булдылар.

“Спартак” халык иҗаты янындагы скверга халык сәгатеннән алдан килеп, “Кичке Сабантуй”ның башлануын көтте. Кичкә таба көннең эсселеге сүрелә төшкәч, халык биредә рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, милли уеннарда катнашты. Ижау шәһәренең үзешчән артистлары, ансамбльләре чыгышлары, лотерея уены «Кичке Сабантуй»ны тагы да матурлатты. Биеп арымаган халык татарча дискотекага — “Домино” кафесына агылды.
Зур көч куелган милли бәйрәмебез узып китте. Килеп рәхмәт әйтүче милләттәшләребез күп булды. Әлбәттә, бәйрәм бөтен ноталарга туры килерлек итеп үтмәгәндер. Әлеге дә баягы: “Ни өчен бәйрәм “Чекерил” спорт комплексында үтә? Өлкәннәргә бирегә килергә бик авыр”, — диючеләр дә, “Ике сәхнә ник кирәк?” — дип ризасызлык белдерүчеләр дә, автобуслар җитмәвеннән зарланучылар да (быел 53нче автобус интервалы 10-12 минут иде) булды. Алдагы елларда да халыкның киңәшләрен тотып, милли бәйрәмебезне уртак көч белән, матур итеп уздырырга язсын дигән теләктә калабыз!
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе бәйрәмне үткәрүгә зур өлеш керткән Удмуртия Республикасы Хөкүмәтенә, Милли сәясәт министрлыгына, Ленин районы хакимиятенә, Татарстан Республикасы Саба районы хакимиятенә, Балезино районы Падера, Кистем авылларыннан килгән үзешчән артистларга, Илмир Касимовка, Кузебай Герд исемендәге музейга, “Ижевск” муниципаль хореографик ансамбленә, республиканың төрле районнары һәм Ижау шәһәре иҗат коллективларына, Халыклар дуслыгы йортына, волонтерларга, 107нче санлы балалар бакчасы хезмәткәрләренә, Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасына, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәрләренә, “Яңарыш” редакциясенә, “Спартак” халык иҗаты йортына, иганәчеләргә зур рәхмәт белдерә.
Рәфилә Рәсүлева. Шәфкать Ганиев фотолары.