enrutat
Баш бит / Татар дөньясы – бербөтен
Татар дөньясы – бербөтен

Татар дөньясы – бербөтен

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының еллык йомгаклау утырышы булып узды. Шул уңайдан БТК башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров белән әңгәмә кордык.

– Узып барган 2013 елның нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

– Конгресс тауар җитештерә торган берләшмә түгел, ел дәвамында башкарылган эшләрне саннар белән генә исәпләп булмый. Без, ел дәвамында халык арасында кайнаганга күрә, башкарылган эшләрнең күләмен дә, дәрәҗәсен дә яхшы беләбез. Үзебезнең эшчәнлеккә генә бәя бирү түгел, дөньяның төрле кыйтгаларында йөзләгән татар оешмаларының эшчәнлеген дә яхшы күзаллыйбыз. Шуңа да аларның лидерлары ел йомгакларына багышланган җыенга килгәч, сөйләшү күбрәк киләчәктә эшләнәсе эшләр турында бара.

Шәхси фикеремә килгәндә, 2013 ел татар милләтенең саклануында, үсешендә уңышлы ел булды. Соңгы елларда Татарстанны татар дөньясы белән бербөтен итеп карау гамәлгә керде һәм бу бик дөрес тә. Татарстанда нинди генә зур чара узмасын, дөньяда яшәгән татарлар ул чараларда катнашмыйча калмый. Конгресс корылтайлары булсынмы, Казанның меңьеллыгымы, дөнья студентлары Универсиадасымы – боларның барысында да читтәге милләттәшләребез бик актив катнашты. Татарстан Президенты чит төбәкләргә, төрле илләргә барганда, андагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашмый калмый. Мондый гамәлләр анда яшәгән милләттәшләребезнең абруен күтәрүгә, һичшиксез, хезмәт итә. Моны күреп, төбәк җитәкчеләре, губернаторлар да Татарстанга визит белән килгәндә делегацияләргә татар оешмаларының вәкилләрен кертмичә калмый. Мондый ике яклы мөнәсәбәтләр урнашуы ул төбәкләрдә яшәүче татарларның милли тормышын җанландыруга хезмәт итә.

– Конгресс эшчәнлеге аркылы читтәге татарларның Татарстанга ничек якын булуын күреп торабыз. Ә алар Татарстанны бүген нинди сыйфатта кабул итә?

– Татарстанның читтәге татарлар белән инде 20 елдан артык дәвам иткән хезмәттәшлеге бүген күзгә күренерлек уңай нәтиҗәләрен бирә. Шушы елларда халкыбызның милли үзаңы нык үсте, читтәге милләттәшләребез хаклы рәвештә Татарстанның зур уңышлары белән горурланып кына калмыйча республикабызга үзләре тарафыннан ничек ярдәм итү турында да уйлана башлады. Мондый фикерләр былтыр декабрь аенда Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда яңгырады. Берничә бик абруйлы кеше: “Татарстан миңа нәрсә эшләде дип сорама, мин Татарстан өчен нәрсә эшләдем дигән сорауны үзең бир”, – дип корылтай мөнбәреннән әйтте. Бу, һичшиксез, татар иҗтимагый фикеренең ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтә. Менә ул читтәге татарларның Татарстанга мөнәсәбәте. Бу инде бердәм татар дөньясы барлыгын күрсәтә. Ел йомгакларына багышланган быелгы җыен да үзара аңлашу, җылы мөнәсәбәтләр рухында узды. Без татарлар өчен бу да бик мөһим.

– 2013 елда башкарылган эшләрнең кайсыларын аерым билгеләп үтәр идегез?

 – Сүзне халыкара мәйданда башкарылган эшләрдән башлыйк. Ниһаять, Европа Берлеге илләрендәге татар җәмгыятьләре, үзара берләшеп, гомумевропа татар оешмасын төзи алдылар – ул “Европа татарлары альянсы” дип атала. Аның оештыру конференциясе Брюссель шәһәрендә, Европа парламенты бинасында узды. Конференция эшендә Европаның 19 иленнән килгән 60 тан артык делегат катнашты. Оештыру эшләрендә Европарламент депутатлары да нык ярдәм итте. Бу эшнең киләчәге бик өметле, чөнки Европада яшәүче татарларга туган телебезне, милли мәдәниятебезне саклау эшендә зур мөмкинлекләр ачыла дигән сүз. Европа Берлеге бу мәсьәләләрдә милли азчылыкларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп килә. Әйтергә кирәк, бүген татар теле дә Европа милли азчылыклар телләренең рәсми исемлегенә кертелгән. Бу эшләрдә Русия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме дә гаять зур. Оештыру конференциясендә министрлыкның җаваплы хезмәткәре һәм Русиянең Бельгиядәге илчесе катнашуы да күп нәрсә турында сөйли.

Халыкара мәйданда эшчәнлек алып баруга килгәндә, мин тагы бер зур вакыйга турында әйтергә телим. Эстониянең Таллин шәһәрендә узган Европа илләрендә яшәүче татар яшьләре җыены турында сүз бара. Шулай итеп, безнең яшьләр дә халыкара оешмаларын төзү идеясе белән янып йөри. Әлбәттә, бу бик кирәк эш. Беренчедән, яшьләребез күләмле оештыру эшләрендә тәҗрибә туплый. Икенчедән, чит илләрдә яшәүче татар яшьләренә дә аларның төрле проектларына Европа структураларыннан грантлар һәм башка төрле ярдәм алу мөмкинлекләре ачыла. Бу инде – заманча эшләү дигән сүз.

Бөтендөнья татар конгрессы инде 10 ел дәвамында яшьләр белән системалы эш алып бара. Киләсе елның август аенда без VI Бөтендөнья татар яшьләре форумын уздырырга җыенабыз. Әйтергә кирәк, яшьләребез елдан-ел оешканлыкларын, фикерләү дәрәҗәләрен артканнан-арттырып бара. Бу – бик өметле күренеш, мондый яшьләр булганда халкыбызның якты киләчәгенә шигем юк. Безнең тәҗрибәне исәпкә алып, Русия Тышкы эшләр министрлыгы киләсе елның март аенда Казанда I Бөтендөнья яшь Русия ватандашлары форумын оештырырга дигән карар кабул итте. Хәзер моңа зур әзерлек эшләре бара, бу оештыру эшләрендә Татарстан министрлыклары да катнаша. Халыкара яшь Русия ватандашлары форумында чит илләрдә яшәүче татар яшьләре дә актив катнашыр дип көтәбез.

Гомумән, конгрессның үз проектларына килгәндә, бик өметле башланып киткән Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннары турында аерым әйтәсем килә. Киләсе 2014 елның март аенда без аның өченчесен уздырырга җыенабыз. Чынлап та, әгәр уңышлы татар авыллары тормышына күз салсаң, анда бер үзенчәлек күзгә чагыла. Әлеге авылларда бик күпләр, үзләренә җайлы кәсеп табып, бизнес эшләре алып бара. Бүген Русиядә 4300 татар авылы бар, конгресста моның картотекасы да булдырылды. Аларның һәрберсе турындагы мәгълүматны Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алып була. Шушы авылларны саклап калу – бүген безнең төп бурычларыбызның берсе. “Авыл яшәсә, милләт яши” дигән гыйбарә, чынлап та, буш сүзләр түгел. Һәр татар кешесе моны белеп торсын иде.

2013 ел нәтиҗәләре турында сүз барганда Конгресс башкарма комитетындагы үзгәрешләр турында да әйтергә кирәк. Беренчедән, башкарма комитетта махсус милли мәгариф бүлеге булдырылды. Әлеге бүлек беренче чиратта республика татар гимназияләрендә фәннәрне туган телдә укыту мәсьәләләрен күзәтү астына алды. Гаҗәп бит: татар телен дәүләт дәрәҗәсенә үстерергә дип булдырылган гимназияләрнең кайберләрендә бүген фәннәрне татарча укытуның эзе дә калмаган. Биредә татар телен чит телләр дәрәҗәсендә дәрес буларак кына укыталар. Мондый башбаштаклыкка чик куярга дип бу эшләргә алындык та инде. Хәтта кайбер гимназияләрнең директорлары ишек катында эленгән такталарга “Гимназия с татарским языком обучения” дип язып куйганнар. Ә бит бу гимназияләрне ачу турында Татарстан Хөкүмәте карарында акка кара белән “Татар гимназиясе” дип язылган. Шулай булгач, моны бозарга кемнең хакы бар? Шәһәр һәм район мәгариф идарәләре, конгрессның җирле оешмалары әлеге мәсьәләләргә бик җитди карарга тиеш.

Гомумән, 2013 елда туган телне укыту мәсьәләләрендә җитди борылыш булды дип әйтсәк, ялгышмабыз. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бүген зур хезмәттәшлек алып бара. Без бу эшләрдә булган үзгәрешләрне әлеге министрлыкка яңа җитәкче килүгә бәйлибез. Бүген Татарстан җитәкчелеге мәгариф мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Чөнки республиканың зур проектларын тормышка ашырганда, яңа кадрлар әзерләү мәсьәләсе алдыбызга бөтен кис¬кенлеге белән килеп басты. Шуны истә тотып, Татар конгрессы меңләгән татар яшьләрен Татарстан югары уку йортларында укырга чакыра.

Татарстан Президенты башлангычы белән эшләнгән “Ана теле” дигән интернет-проект та – шушы юнәлештә башланган зур эш. Инглиз телен бөтен дөньяда өй¬рәтә торган системаны корган кешеләр тарафыннан башкарылды бу. Аның тугыз баскычы бар. Шушы тугыз баскычны үткән кеше туган телебездә сөйлә¬шәчәк, аралашачак.

2013 елда без Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты структурасында махсус мәгълүмат-аналитика идарәсен ачтык, аны яңа кадрлар белән ныгыттык. Алар тырышлыгы белән конгрессның яңа сайты эшли башлады. Кыска гына вакыт эшләвенә карамастан, әлеге сайтта һәркөнне меңләгән кеше теркәлә. Бүген безнең сайт заманча форматта эшли, биредә татар дөньясыннан килгән хәбәрләрне видео рәвешендә он-лайн режимда кулланучыларга ирештерәләр. Бу эшне Римзил Вәли җитәкчелегендәге яңа оешкан “Дөнья” студиясе алып бара.

– Ярый, 2013 ел йомгаклары турында сөйләштек, ә яңа 2014 елга Конгресс нинди максатлар куя?

– Әлбәттә, төп максатларны Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае билгеләде. Шулай да 2014 елга планлаштырылган кайбер чаралар турында әйтмичә булмый. Беренче чиратта мәгарифкә караган планнар турында әйтәсем килә. Быел яз без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә татар теленнән I халыкара олимпиада уздырган идек. Шушы тәҗрибәдән чыгып, киләсе елның апрель аенда олимпиаданың икенчесен киң халыкара күләмдә уздырырга дигән карарга килдек. Әлеге бәйгенең йомгаклау кичәсен, Тукайның туган көненә туры китереп, 26 апрельдә Муса Җәлил театрында зурлап уздырырга җыенабыз. Туган телебезнең дәрәҗәсе үссен дисәк, башкача булмый. Бүген татар теленең дәрәҗәсен төрле чаралар аша күтәрү бик мөһим. Әлеге олимпиаданың җиңүчеләре дә халкыбыз тарафыннан хөрмәтләнергә тиеш.

Киләсе елга тагын бер яңалык әзерлибез. Май аенда Казанга бөтен дөньядан татар хатын-кызлары җыелачак. Татар дөньясында элек-электән хатын-кызлар дәрәҗәле урын тоткан. Хәтта патша заманнарында да Сорбонналарда укыган галимә кызларыбыз булган. Татар гаиләсе дә гомер-гомергә хатын-кыз тырышлыгы белән нык булган, милләтебезнең рухын саклаган. Бүген милләтебездә гаилә кору мәсьәләсе нык кискенләште. Ничек борчылмыйсың: катнаш никахлар саны 30 процентка җитеп килә. Мондый күренеш башка бер халыкта да юктыр, мөгаен. Бүген гаилә тирәсендәге проблемалар ил күләмендә дә бик кис¬кен тора. Шуларны истә тотып, Конгресс татар хатын-кызларын җитди сөйләшүгә чакыра.

Безне әле һаман дин өлкәсендә булган таркаулык нык борчый. Соңгы елларда бу өлкәдә шактый алга китеш булса да, төп мәсьәлә – дини бердәмлек – әлегә хәл ителгән дип әйтеп булмый. Бу җәһәттә Казанда ел саен уза торган Русия имамнары җыеннары – бик өметле күренеш, алар хәзрәтләрнең үзара аңлашуларына зур өлеш кертә. Киләсе елның июнь аенда әлеге җыеннарның инде бишенчесе узачак. Һәр җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да бу җыеннарның нинди әһәмияткә ия булуларын ачык күрсәтә. Татарлар Русия мөселман өммәтендә төп урынны алып тора, шуңа да илдә мөселманнарга уңай караш булсын дисәк, без зур җаваплылык тоеп хәрәкәт итәргә тиеш. Моны татар имамнары да һәрвакыт истә тотсын иде. Киләсе елда да Изге Болгар җыенын уздыру – төп чараларыбыздан. Бүген Болгар Русия күләмендә ислам дине үзәкләренең берсе булып танылып килә. Шулай булгач, милләтебездә тарихи аң һәм рухи бердәмлек тәрбияләүдә Болгар мирасы тиешле урын алсын иде.

Бүген Русиядә: “Тарих фәнен ничек укытырга кирәк?” дигән бәхәсләр куера. Бу мәсьәләдә Татар конгрессы нинди карашта тора?

– Русия тарихында татарлар бик мөһим урын алып тора, шуңа да яңа дәреслек мәсьәләсе халкыбызга турыдан-туры кагыла. Әлегә дәреслекнең концепциясе генә әзерләнә, бу эштә Рафаил Хәкимов җитәкчелегендәге Тарих институты да катнаша. Ул концепция нигездә әзер булса да, әлегә анда безне канәгатьләндермәгән әйберләр дә бар. Сүз Алтын Урда дәүләте тарихын яктырту турында бара. Концепция авторлары Алтын Урда тарихын татар халкы тарихыннан аерып карарга маташалар. Без моны берничек тә кабул итә алмыйбыз. Шуны истә тотып, Татар конгрессы әлеге концепцияне эшләү төркеме җитәкчесе, Русия Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга хат белән мөрәҗәгать итте. Татар конгрессы сайтында ул хатның эчтәлеге белән танышырга була.

– Соңгы көннәрдә мәгълүмат чараларында Татарстан Президенты атамасына карата сүз куерту күзәтелә. Сез бу турыда нәрсә әйтә алыр идегез?

– Мин моны “кычытмаган җирне кашу” дип атар идем. 90нчы елларда илдә булган мәхшәрне хәтерләгән кешеләр мине аңлыйдыр. Шул чорда Татарстан үзе сайлаган мөстәкыйльлек юлында бик катлаулы мәсьәлә¬ләрне хәл итә алды һәм шуның белән башка төбәкләргә дә үрнәк күрсәтте. Турысын әйтик: Татарстан тырышлыгы белән илнең тотрыклылыгы сакланып калды. Моны федераль үзәк тә таныды, юкка гына 2000нче еллар башында Татарстан белән Русия Федерациясе арасында кабат ике яклы Килешү төзелмәде. Димәк, Татарстанга ышаныч зур, мондый Килешү федерация субъектлары арасында бердәнбер. Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан Конституциясендә дә, әлеге ике яклы Килешүдә дә: “Татарстан Республикасы читтә яшәүче татарларга ярдәм итә”, – дип әйтелгән. Бу норма инде күптән гамәлгә кергән, үзара мөнәсәбәтләрдә ул даими эшләп тора. Әгәр 7 миллионлы татар халкының 75 проценты Татарстаннан читтә яшәвен искә алсак, бу Русия дәүләте өчен дә, халкыбыз өчен дә искиткеч зур әһәмияткә ия. Әгәр мәсьәләнең юридик ягына килсәк, бу эшләр Татарстан Конституциясе нигезендә республиканың фәкать үз вәкаләтләренә керә. Моның шулай икәнен үз вакытында Русия Конституция мәхкәмәсе дә раслады.

Миңа татарлар яшәгән төбәкләргә еш йөрергә, милләттәшләребез белән якыннан аралашырга туры килә. Шуны төгәл әйтә алам: татар дөньясы тулаем Татарстан Президенты атамасын саклап калу ягында. Татар кешесе, кайда гына яшәмәсен, Татарстанны – тарихи ватаны, Казанны – татар дөньясының башкаласы, ә Татарстан Президентын татар халкының милли лидеры сыйфатында кабул итә.

 Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 217, 20.12.2013/)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*